Алексей Чукуров эштән көч алып яши
Питрәч районының Ленино-Кокушкино мәктәбендә физкультура укытучы карендәшебез Алексей Чукуров күп егетләрне спортка гашыйк иткән.
Остазлары юлыннан
Алексей җитәкчелегендә спорт серләрен үзләштергән егетләрдән 2се остазлары юлын сайлаган. Александр Ключников — педагогия институтында, ә Мөхәммәтнур Галәветдинов Питрәч районының Чыты мәктәбендә физкультура укыталар.
Соңгы елларда мәктәпне тәмамлаган өйрәнчекләреннән 3есе тормышларын спорт белән бәйләргә булганнар. Роман Иванов белән Роман Спиридонов университетта физкультура һәм туристлык тармагы буенча белем алалар. Рөстәм Мостафин Олимпия резервы училищесында укый, ул Россия күләмендәге ярышта биатлон буенча җиңү яулаган. Алексей Павлов, Ленар Сафиуллин армспорт буенча Идел буе Федераль округы чемпионнары; Азат Галиәхмәтов — биатлон буенча Татарстан беренчелеге ярышлары призеры.
Район җыелма командасына кергән спортчылардан Петр Блаченов, Марсель Сөнгатуллин, Ильмир Зиябиев та тренер Алексейның горурлыгы.
«Бүгенге көндә, минем һөнәремне сайлаган өйрәнчекләрем дә үзләре җитәкчелегендә спорт нечкәлекләрен үзләштерүче укучылар өчен остазлар. Ә үземнең спорттагы остазым дип, мине милли көрәш серләренә өйрәткән тренер Мәгъди Гаффаровны саныйм», — ди остазларның остазы Алексей Чукуров.
25 ел элек
Милли көрәш буенча «Татарстан яшьләре» газетасы призларына 1998 елның язында Апаста уздырылган республика турнирында Питрәч көрәшчеләре командасы беренче урынны яулый. Алар тугыз авырлык үлчәвенең сигезендә призлы урыннарны алалар. 1нче урында — Валентин Медведев (45 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә), Пётр Блаченов (60), Валерий Медведев (65); 2нче урында — Пётр Храмов (60), Олег Чернов (70), Олег Афанасьев (75); 3нче урында — Игорь Чернов (65), Николай Карташов (80). Ә авыр үлчәүдә Николай Пронин көндәшенә генә оттыра.
Әлеге зур җиңүдән соң 25 ел үтеп китсә дә, Питрәчнең көрәшче керәшеннәре күрсәткеченә әле бер генә команданың да ирешә алганы юк.
Керәшен егетләреннән генә торган бу командадагы спортчылар арасында көрәш серләренә тренер Алексей өйрәткән егетләр дә бар.
— Шул елны, Апаска барыр алдыннан, иртән килеп, мунчада «вес кудылар» — 60 килога кадәрге авырлыкка кадәр. Син — беренче, син икенче урын белән кайтырга тиеш, дидем егетләргә. Икесе бер үк авырлык үлчәвендәге бу егетләр көрәш келәмендә финал ярышларында гына очрашып, чыннан да, 1нче һәм 2нче урын белән кайттылар, — дип искә төшерде тренер Алексей. — Егетләрнең спортта уңышлары шактый булды. 1999 елда СПТУлар арасында Казанда уздырылган республикакүләм турнирда Николай Пронин, Игорь Чернов, Марсель Сөнгатуллин, Ильмир Зиябиев үз авырлык үлчәүләрендә җиңделәр.
Мавыгуга әйләнгән хезмәт
Мәктәптә укыганда ук тренер булырга теләсә дә, әтисе сүзен тыңлап, Алексей Казандагы училищеда очу аппаратлары җыючы-слесарь белгечлеге ала. Әмма, барыбер, үзенекен итә — 1985 елда физик тәрбия укытучысы белгечлеге буенча Волгоград физик культура институтының Казан филиалын тәмамлый. «Рубин» спорт клубында чаңгы буенча тренер булып эшләгәндә армиягә алынып, Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә хезмәт итеп кайта. «Рубин»да тренерлык эшен дәвам итәргә җыенган Алексейга әнисе авыл ягынарак кайтырга киңәш итә. Авыру әнисе сүзен тыңламый булдыра алмый ул. Фермада алдынгы сыер савучы булган Анастасия Васильевна улы Алексейны бәләкәйдән үк үз янында йөртеп, кара эштән курыкмаска өйрәтә. (Уллары күченеп кайткач, җиде генә ел яши, 57 яшендә дөнья куя)... Ленино-Кокушкинодагы училищеда укытканда алар гаиләсенә коттедж бирәләр. Ул әле җиде ел Казан мәктәбендә дә укыта. Кабат Ленино-Кокушкинога кайтып, мәктәпкә урнаша.
Алексей үз укучыларын югары нәтиҗәгә ирешкән беркем белән дә чагыштырмаска ә «бүгенге нәтиҗәм, кичәгегә караганда, яхшырак, ә иртәгә тагын да тырышачакмын» дигән принципка таянырга өйрәтә. Шуңа да мәктәп укучыларының районкүләм Спартакиадасында командалары ел да 1нче урын ала,«Президент спорт уеннары»нда призлы урыннарга ия була.
Шәхсән, үзенең дә спортта һәм физик тәрбия тармагында уңышлары күп булган Алексей Ивановичның хезмәтен күрәләр, тиешенчә бәялиләр дә. «Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» (2003), «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» (1997), «Татарстан Республикасы мәгарифендәге казанышлары өчен» (2015) билгеләре; югары ведомстволарның Мактау грамоталары; 2023 елда «Татарстан Ресупбликасының атказанган укытучысы» исеме бирелү — болар тренер һәм укытучы Алексей Чукуровның 36 еллык эшчәнлегенә лаеклы бәя.
Бәхетле, кайгылы еллар
Тормышта бәхет белән бәхетсезлек һәрвакыт янәшә йөри. Бу икәү Алексей Чукуров тормышын гына урап узмый. Бәхете булып, үзләренең Янсуар авылы кызы, классташы Ольга белән гаилә кора ул. Бәхетенә, әнисе дә киленен ярата — кызларына да сөйләмәгән серләренә кадәр сөйли. Бәхет булып, уллары Владислав һәм Тимур туа. Искиткеч матур тавышлы Ольганың, җырлый-җырлый, тәмле ризыклар әзерләве бәхет түгелмени?! Хатынының бакчада бәрәңге җыйганда хисләрен шигырьгә салуын да бәхетле мизгел буларак күңелендә саклый.
Илнең көньягындагы Сочи, Геленджик, Анапа кебек шәһәрләргә; Кипр, Болгария, Испания һәм Төркиягә сәяхәтләргә баруны да Алексей парлы чак бәхетенә саный.
— Ольга очудан курыкса да, «синең белән дөнья читенә дә бара алам», дип самолетка утыра иде. Катерга тагылган парашютта, икебез бергә диңгез өстеннән күтәрелеп очканыбыз да булды. Сәфәрдә йөрергә ярата, үзен «сәяхәтче бака» дип шаярта идем. Аягыма операция ясалган 2014 елда да Төркиягә алып китте, култык таягы белән йөреп кайттым, — дип сөйләде Алексей. — Ольга китәсе 2018 елда оныклар, балалар белән Туниска бардык. Шул елның ноябрендә, мәңгегә ташлап китәр алдыннан, «Рәхмәт, яхшы ир булдың. Мине җиңги (туганнан туганының 50 яшендә үлгән хатыны) янына күмегез», дип әйтте. Кулларында ут уйната иде Ольга, аңа бар нәрсә дә бик тиз кирәк иде, үзе дә уттай янып-ялкынланып яшәде дә, 55 яшендә үк китте. Кешеләргә артык ышанучан булса да, кемнең кем икәнен аера белде. Футбол ярышлары башланса, кайсы команданың отасын алдан ук әйтә һәм нәкъ ул әйткәнчә була иде... Төшләремдә дә төш күрәм. Имеш, улыбыз Тимурны югалтканбыз, аннары тапканбыз. Төш икәнен аңлап, «чын түгел, син төшкә генә кердең», дип әйтәм икән үзенә...
Ә аларның төпчек уллары Тимур 4 яшендә фаҗигале төстә үлә — Ленино-Кокушкинода, казылган чокырдагы суга бата. Шул хәсрәтне йөрәк түрләренә яшереп, ут йотып яши алар.
Тормыш дәвам итә
Полина һәм Иван Михайловлар гаиләсендә Ольга бер генә бала була. Янсуардан алар 1982 елны Казанның Нагорный поселогына күченәләр. Әтиләре Иван 21 ел элек вафат була. Ольганы да төзәлмәс чир алып киткәч, әнисе Полина Ивановна ялгызы кала. 84 яшендәге Полина түти киявен үз баласыдай күрә. Алексей аның янына еш бара, ялгыз карчык йортында ир-ат кулы көтә торган эш һәрвакыт табылып тора.
Казанда яшәүче Владислав та әбисенә гел булыша, ашарына да илтә. Әбисе белән туган телдә генә сөйләшә. Мәктәптән алтын медаль белән чыккан Владислав КАИны тәмамлап, 16нчы заводның инженер-конструкторлык бюросы начальнигы булып эшли. Укытучылар гаиләсендә үскән 34 яшьлек егет әле дипломлы инглиз теле белгече дә, ул техник терминнарны тәрҗемә итә. Хатыны — Анастасия, балалары — Софья һәм Арсений. Бүгенге көндә Алексей улы һәм оныклары бәхетенә шатланып яши.
Тормыш бер урында гына туктап тормый, үзенең югалтулары һәм табышлары белән дәвам итә. Әнисеннән күңеленә матурлыкны ярату хисе күчкән Алексей яшь чагында рәсем дә төшергән. Шул осталыгы хәзер агачбизәкләрдә дә чагыла. Үзе җиткергән гаражның өске катындагы тәрәзә наличникларына кадәр матур бизәкләр уеп куйган. Бакчасындагы нәфис агач бизәкле беседканы, капкаларны да үзе ясаган. Укытучының хезмәт хакы күп булмаганга ияләнгән Алексей барысын да үз кулы белән эшли, ул сварка эшен дә белә, плиткалар җәяргә дә оста.
Авырлыклардан сыгылып калмыйча, узганнарын күңелендә кадерләп саклап, әнә шулай үзенең яраткан хезмәтеннән, мавыгуларыннан көч алып яши остазларның остазы, тренер һәм укытучы Алексей Чукуров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев