Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алексеевск керәшеннәре эшчәнлеге Татарстан халыклары ассамблеясе утырышында үрнәк итеп күрсәтелде

24 октябрь көнне Алексеевскида Татарстан халыклары ассамблеясе советының күчмә утырышы уздырылды.

Утырышта Татарстан халыклары ассамблеясе председателе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Константин Яковлев, Татарстан эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе начальнигы урынбасары Наталья Рыжикова, Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов, республика керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсе җитәкчесе Людмила Белоусова һәм башкалар катнашты. Утырыш “Безнең ил”не җырына куелган бию белән башланып китте. Аңа кадәр анда катнашучылар бу райондагы төрле халыкларның милли ризыклары урын алган күргәзмә һәм һәр милләтнең хәзерге тормышы белән таныштылар.

Күчмә утырышта Алексеевск районында дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыру; Алексеевск районындагы милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләрнең эшчәнлеге; республика районнарында миграциягә бәйле хәзерге хәл һәм чит ил гражданнары арасында хокук бозу очраклары мәсьәләләре каралды.

Аерым алганда, милли-мәдәни берләшмәләр эшчәнлегенә тукталып, бу райондагы бердәнбер керәшен авылы Кызыл Бәрәннән булган җирле керәшен оешмасы председателе Ирина Яковлева милли мәдәниятне, туган телне саклау максатыннан үзләре башкарган эшләр турында сөйләде.

– Халкымның туган теле – татар теле, ә дине –православие дине. Борынгыдан ук халкым үз культурасына, йолаларына һәм традициясенә сакчыл карашта булган, хөрмәт белән караган. Илебез өчен сәяси, социаль һәм икътисадый яктан зур тетрәнүләр чоры булган XX гасырда да халкым үз йолаларын, кабатланмас үзенчәлекле мәдәниятен, җыруларын саклап кала алган. Хәзер дә күп кенә гаиләләрдә борынгы баш киемнәрен, кием-салымны һәм карт әбиләрдән яздыртып алынган җыруларны, иманнарны кадерләп саклыйлар. Йөзләрчә ел элгәреге шикелле үк, әле хәзер дә авылымда Рождество, Качману, Май чабу, Олы көн, Труйсын йолалар буенча бәйрәм ителә, – дип сөйләде үз докладында Ирина Владимировна.

– Борынгы халкымның бер вәкиле буларак, бурычым – традицияләрне, җыру культурабызны саклауга үземнән лаеклы өлеш кертү. Керәшен культурасын саклау максатыннан, “Бәрәнҗәр” фольклор коллективы һәм аның юлдашы булган “Айбагыр” балалар фольклор коллективы оештырылды. 20 елдан артык ул коллективларның җитәкчесе буларак, зур эшләр башкарылды дип әйтә алам. Яшьләр үз халкының тарихы белән кызыксынсын, үз культурасын якыннан белсен, әби-бабайлары традициясен онытмасын һәм аларны киләчәк буыннарга чын керәшен җырулары аша тапшыра алсын өчен барлык көчемне куям”.

Докладларны тыңлап фикер алышканнан соң, ассамблея филиаллары һәм вәкиллекләре, милли-мәдәни берләшмәләр һәм, шулай ук, республиканың яшьләр ассамблеясе җитәкчеләренә тәкъдимнәр җиткерелде. Шул исәптән, беренче курска килүчеләреннән башлап, барлык чит ил студентлары белән очрашу оештырырга киңәш ителде. Аларны Татарстанда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, культура кыйммәтләре һәм традицияләр, гомум әхлак һәм этика нормалары, Россия закончылык нигезләре белән таныштыру, этник экстремизмга юл куймау максатыннан тиешле профилактика чаралары күрү дә мөһим. Яшьләр арасында милләтара мөнәсәбәтләрне көйләү йөзеннән комплекслы эшнең дә дәвам итәргә тиешлеге искәртелде.

Ассамблея советының яңа вәкиллекләре оештырылды һәм яңа вәкилләр кабул ителде. Шуларның берсе – Кытай берләшмәсе (җит. – Чжун Сянлун).

Фотолар Людмила Белоусова архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев