Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Александра Сафина: Авылымның тырыш кешеләре кылган гамәлләрне, әйткән сүзләрен күңелләрдә мәңге саклармын

Александра Сафина(Иванова) Зәй районының Кабан-Бастрык авылында туып-үскән. Авылдан укырга чыгып киткәненә 41 ел вакыт узган.

Туган якка, үзем үскән йортка кайтып килдем. Яланаяк йөргән югары оч урамында истәлекләрне яңартып фотога төштем. Гөрләп торган югары оч урамында, басу кырыенда иң беренче йорт булып, безнең өй — әти-әниләр йорты калган. Хәзер анда яшәүче энем бераз ремонт эшләрен башлады, дәвамлы булсын. Урамда ялгыз торна кебек басып торган сиртмәле кое баганасы күпме истәлек, хатирәләрне яңартты. Югары оч урамында ике кое бар иде, ә монысы минем өчен бик тә якын, без, үсмер кыз балалар, аннан кич белән яшелчәләргә сибәр өчен җылынып торсын дип су ташый идек. Фекла түтиләрнең капкалары белән янәшә койма каршында иде ул. Койма кырыенда юан бүрәнә, ә бакчада зур — зур шомырт агачлары. Шул бүрәнәдә тезелешеп ял итеп утырган хатын-кыз, карт-карчыкларның хәл белешү урыны да иде ул. Сиртмәгә беркетелгән чылбырына бик олы, калын тимердән алачыкта эшләнгән чиләк тагылган иде. Шул чиләк төшкәндә бик шәп төшә, ә менгәндә тулы чиләкне менгерү өчен барыбер көч кирәк. Ничек шул коега чуммаганбыз, дип уйлап куям хәзер. Суы салкын, тәмле иде, җәй көне, басу уртасыннан сукмак салып, әрәмәдәге Имам чишмәсенә йөри идек, ә кыш көне суны гел коедан эчтек, кер удык, мунча яктык, терлекләрне эчердек, урамдагы бар кешегә дә җитте. Еллар үтү белән мин белгән күршеләр бакыйлыкка күчте, кайсы күченеп китте, коены да кирәксенүче дә, караучы да калмады. Ә аның баганасы менә: «Кешеләр, мин монда», дигән шикелле һаман да моңаеп утыра. Бушап калган югары оч урамында барлык үзем үскәндә булган, яшәгән күршеләребезне сагынып, аларның өй урыннарында шомырт агачлары җилдә чайкала. Юк, күңелләрдә алар бар да исән: Марҗа әби, Анна әби, Үринә түти белән Күчтә дәдәй, Филипп дәдәй белән Люция түти, Чолык Сандр дәдәй белән Федора түти, Сидар, Павал, Начтук түти, аннан алар йортына күчеп килгән Кәтернә түти, Рәем Илҗә дәдәй белән Гөрпи түти, минем карт бабам Җәкәү бабай, аның кызы Аудук түти, Кәтә әби. Урамның хәзер үзебезнең йорт торган ягында безнең өйгә кадәр дә ничә йорт бар иде. Начтый әби, алар йортын сатып алып анда яшәгән Гөргөри дәдәй белән Упрыч түти, Панфил Марҗа әби, Никифар дәдәй белән Нина түти, Яшкә дәдәй белән Фекла түти, әтием, әнием, бездән соң Вәчинкә дәдәй белән Анфиса түти, Нугай Анна түти, Демьян дәдәй белән Палагия түти, Җәпим дәдәй, Марҗа әби, (Татый түти аллага шөкер исән-сау), Микайла дәдәй белән Федора түти, Үлҗәнә түти, Май Күчтә дәдәй белән Анна түти, Тәкмәк Федор дәдәй белән Татый түти, Сандр җизни белән Аудый түти, Тарас дәдәй белән Зинук түти, Марка бабай (карчыгының исеме хәтердән чыккан) менә алар югары очлар. Бу уңган, тырыш кешеләр кылган гамәлләре, әйткән сүзләре белән күңелләрдә яшиләр, аларның дәвамы балаларында, оныкларында яши, шул урамга килеп кергәч, балачак, үсмер чак хатирәләре белән хәтердә яңаралар һәм үзем исән чакта гомер буе сакланырлар, урыннары ожмахта булсын, ә инде бүгенге көндә авылыбызда яшәүчеләргә саулык, сәламәтлек, бәхетле матур тормыш телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев