Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Александр Игнатьевның тәүге клибы дөнья күрде

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә талантлы яшь җырчы егетебез Александр Игнатьевның «Урам көе» керәшен халык җырына төшерелгән клибы чыкты.

«Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты, Татарстанның атказанган артисты Александр Игнатьевның бу — тәүге клибы. Аны карап өлгерүчеләр килешер: яшьләрчә дәртле дә һәм үзебезнең керәшеннәрчә дә булган! Клип өч төрле локациядә төшерелгән: Казан шәһәрендә (ике урында) һәм Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында (монда да ике урын сайланган).

«Шундый биюле җиңел клип төшерү уемда бар иде инде. Идеясе — үземнеке. Иң элек Alfavision компаниясенең операторлары белән очрашып локацияне, образларны, костюмнарны уйладык. Клипны төшерәсе урыннарны барып карап кайттык һәм шуннан соң расладык. Керәшен җыруы булгач, керәшен халкын да чагылдырырга теләдем. Клипта төшүче матур керәшен түтиләре — Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбле. Биючеләр — «Казан» бию ансамбле кызлары, ә дворник ролендә «Бәрмәнчек»нең солисты Илнур Әхәтов иде. Клипта авыл һәм шәһәр җирен бергә күрсәттек, дисәм дә булыр. Элгәре авыл җирендә җыр-биюләр белән урам әйләнүчеләр күп булган. Хәзер менә шәһәрдә дә үз җыруларыбызны онытмыйбыз, халыкка күрсәтергә тырышабыз», — дип сөйләде Александр Игнатьев.

Клипны ТНВ каналында күрсәттеләр, һәм шулай ук, «Мәйдан», «Туган тел» каналларында күрергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев