Альбина Абрамова: Күрмәсәм дә, тормышымнан бик канәгать
Җырчы Альбина АБРАМОВА 3 яшьтән җырлый
— Күрмәвем бер эшемә дә киртә түгел. Күңел биреп башкарганда, барысына әкренләп ирешеп була. Юлымда да гел яхшы кешеләр очрый, — ди Альбина. — Быел Казан дәүләт мәдәният институтында магистратура тәмамладым. Кызыл диплом алдым. Бу — тормышымда зур җиңүләрнең берсе. IV сыйныфта ук, киләчәгемне җыр, иҗат белән бәйләячәкмен, дип үземә сүз бирдем. Хәзер мин — профессиональ җырчы. Төрле концертларда катнаштым. Вадим Захаров төркемендә эшләдем. Җырлар да язам.
“ИҖАТНЫ ЧИТКӘ КУЙМЫЙБЫЗ”
Альбина нибары 1,3 кг авырлыкта, 6 айлык булып туа. Тиешле авырлык җыю өчен, аны махсус аппаратка кертәләр. Тик кирәгеннән озаграк тоту, артыграк кислород җибәрү сәбәпле, Альбинаның күз клетчаткалары яна. Табибларның саксызлыгы аны гомерлеккә күрү бәхетеннән мәхрүм итә. Әти-әнисенә, буласы булган дип, килешүдән башка юл калмый, судлашып йөрмиләр. Альбинага күп операция ясатырга туры килә. Әмма берсе дә булышмый. Шулай да ул өметен өзми.
— Альбина, күптән түгел әни булу бәхетенә ирештең. Бәби үсәме?
— Кызыбызга өч ай булды. Гөлсирин дип исем куштык. Күбрәк әтисенә охшаган, минем чалымнар да бар. Аллага шөкер, кызыбыз сау-сәламәт туды. Беренче айда гына бераз авыррак булды, төннәрен йокламый иде. Хәзер тынычланды, тәмләп йоклый. Күкрәк сөте ашатам. Баланы карауда төп терәгем — әти-әнием. Мең рәхмәт аларга! Их, иң якын кешеләремнең бер тапкыр булса да йөзләрен күрә алсам иде, дим. Барыбыз бергә яшибез. Бәби кечкенә булса да, ара-тирә чыгыш ясарга баргалыйм. Чөнки сәхнәдән озакка югалырга ярамый. Иҗатны читкә куймыйбыз, дүрт клип төшердек. Продюсер эшләре дә әтием җилкәсендә. Һәммәсен бергә алып барабыз.
— Гаилә тормышы ничек соң, Альбина?
— Ирем Рөстәм Якутиядән. Туган ягына кайтып китте. Әлегә шунда эшли.
— Рөстәм белән ничек таныштыгыз?
— Ул миннән 10 яшькә олы. Әмма моңа артык игътибар бирмәдем. Ватсапта мөмкинлеге чикле кешеләр өчен ачылган “Ике йөрәк” дип аталган махсус төркем бар. Шунда таныштык. Бер елга якын аралашкач, никах укыттык.
— Ул да күрү бәхетеннән мәхрүм, әйеме?
— Әйе. Әмма икебезнең ике төрле диагноз. Мин ут һәм кояш яктысын гына күрәм. Ул ерактан күрә, якыннан — юк.
— Кайчан сөйләшсәк тә, зарланганыңны ишеткәнем юк. Гел шат күңелле, алга барасың. Син тормыштан канәгатьме?
— Аллага шөкер! Күрмим дип елап утырганым юк. Мин бик бәхетле. Әти-әнием, дусларым, туганнарым янымда. Иң зур бәхетем — әни булу рәхәтен татыдым. Аллаһы Тәгаләмә барысы өчен дә мең рәхмәтлемен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев