Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Албайлылар очрашуында

Мамадыш районының Албай авылында 8 март көнне, бәйрәм уңаеннан, «Бер күрешү- үзе бер гомер» дигән авылдашлар очрашуы булды. Албайлыларның мондый очрашулары бер традициягә әйләнде. Алар аны ел да матур итеп оештыра.

Матур традициягә әйләнгән очрашу

Бәйрәм көннәре булгач, авылга кайтучылар шактый иде. Клубта буш урыннар юк иде диярлек. Концерт башланыр алдыннан, гади тамашачылар шикелле ишектән керә-керешкә, матур итеп киенеп, түтиләр авылдашларын керәшен җыруы белән сәламләделәр. Кул чабучы тамашачылар да аларга кушылып җырлады. Ни дисәң дә, үзебезнең керәшен җырулары күңелгә якын инде.

Албай клубы җитәкчесе Геннадий Мишурин, тамашачы белән туганнарча гади мөнәсәбәттә, бәйрәм концертын башлап җибәрде. Аның хатыны Любовь башкарган «Шушы яктан, шушы туфрактан без» җыры кичәнең гимны кебек яңгырады. Чөнки төрле шәһәрләрдә яшәүче якташлар, авылны, яшьлекләрен сагынып, сусап кайтканнар бит. Туган авылның тарту көче шундый була инде ул!

Аларның кызы, концертны алып баручы Ульяна Чернова әниләр, туган-як турында шигырьләр сөйләп, бер-бер артлы артистларны сәхнәгә дәште. Кичә матур җырларга, дәртле биюләргә, юмористик скетчларга һәм әдәби композициягә бай булды.

Талантларга бай төбәк

Албайда оста яшь җырчылар күп. Шундыйларның берсе — Аида Киябкова (Кирушина). Аның әниләргә багышланган җыры барлык гүзәл затларга бәйрәм бүләге буларак барып иреште. Ягымлы тавышлы бу чибәр кыз җырга да, биюгә дә, шигырь сөйләү осталыгына да ия.

Владимир авылыннан Елена һәм Николай Бачковларның чыгышын Албайда узучы һәр концертта көтеп алалар. Бүген дә алар матур җырларын бүләк итеп, авылдашларны сөендерделәр. 

Бу кичтә биюләр дә шактый булды. Ниндиләрен генә күрмәдек. Бертуганнар Дарина һәм Диана Уразайкиналар оста биючеләр икән. Алар башкаруында башкорт, албан биюен карадык. Сәхнә йолдызлары кебек, йөзләрендәге елмаю белән үзләренә каратып кына торалар. Биючеләр турында сүз башлагач, «Нардуган» бию ансамбле солистлары, Түбән Камадан кайткан Кристина һәм Игорь Савельевларны әйтеп китим. Табан астыннан ут чәчеп татар халык биюен башкардылар. Зур артистлар кебек дип сокланып карадым. Киләчәге өметле бу яшьләрнең. Дарья Малова башкаруында эстрада биюен дә күрдек. Бик заманча булды.

Быел концертта яшь йолдызчыкларның күп булуы сөндерде. Авылның уңган Назаровлар гаиләсен күпләр беләдер. Кызлары Марина һәм Юлянең балалары да бик оста булып чыкты. Юляның 6 яшьлек улы Максим Константинов сәхнәдә үзен горур тотып, әни турында җыр башкарды. Ул бик күп конкурслар лауреаты икән. 

Маринаның кызы Ульяна Макарова фигуралы шуу белән шөгылләнә. Экраннарда аның чыгышын күзәттек. Үз яшенә күрә катлаулы программа тәкъдим итте. Барыбыз да «ах!» итеп карадык. Бик сәләтле кыз.

Жарковлар гаиләсен Албайда гына түгел, районда да белмәгән кеше юктыр. Авылның баянчысы Николай һәм хатыны җырчы Ирина — авылның оста үзешчәннәре. Балаларына, хәтта оныкларына да күчкән бу сәләт. «Керәшен чибяре- 2011» титулын алган кызлары Марина Жаркова үзе дә сәхнәдән төшми, аны оста җырчы буларак беләләр. Ә бу концертта Маринаның балалары — Камилла (5 яшь) һәм Әмир (3 яшь) чыгышлары белән таң калдырды. Оялу, курку хисе юк, молодцы!

Юлия Константинова (Назарова) — шигырь остасы. Мәктәп елларында ук концертларда алып баручы буларак чыгыш ясый иде. Бәйрәм көне уңаеннан йөрәккә үтеп керерлек итеп, тәрбияви мәгънәгә ия шигырь сөйләде. 

Албайлылар күрше авыллар белән дус-тату яшиләр. Шуңа да мондый бәйрәмнәрдә тирә-як авылларның җырчы-биючеләре бик теләп чыгыш ясый. Зур Арташ авылыннан Валентина Григорьеваның көчле, үзенчәлекле тавышы белән баянга җырлавын бик яратып тыңладык. Мондый сәләт тумыштан ук киләдер.

Соңгы елларда авылдагы концертларда, Албай кияве Сергей Ишмаев та чыгыш ясый башлады. Гитарада уйнап, яраткан җырларын бүләк итте ул. 

Бик күп еллар «Көмеш тәңкәләр» фольклор ансамле җитәкчесе булган, бер генә чарадан да читтә калмаучы Раиса Кибякова үз күңел халәтенә килә торган җыр башкарды. Әле ул театр остасы да. Тамар Крешкова белән бергә скетч куеп, халыкны рәхәтләнеп көлдерделәр. 

Кайткан авылдашлар чыгышы концертны аеруча бизи. Шушы авылда туып-үскән, хәзер Казанда яшәүче Георгий Васильевнең мондый очрашуларга кайтмаганына шактый еллар булган. Биш рәтле баянында үзенең сагыну хисләрен җиткереп, сәхнәдә чыгыш ясады. Әле концерт беткәч тә халыкны баянга җырлатты, биетте.

Бик күп еллар Албай мәктәбендә эшләгән, бүгенге көндә Мамадышта яшәүче һәм музыка укытучы Тамара Якимова кечкенәдән сәхнәдә җырлый, бии. Бүген дә янып тора. Эстрада җырын да, үзебезнең керәшен җыруын да ( анысын — баянга) оста итеп башкарды. 

Авылдашым, Түбән Кама шәһәренең «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле солисты Владислав Домолазовның чыгышы кичәне тагын да җанландырып җибәрде. Керәшен җыруларынан торган тезмә башкарганда барыбыз да кушылып җырлап утырдык. Албай авылына багышланган җырын да сорап җырлаттылар. Бик сәләтле, матур тавышлы җырчы егетебез.

Тамашачылар арасыннан Иван Абрамовның һәр номерны хуплап, дәрт биреп, сандугачтай сызгырып утыруы гына да ни тора! Авылдагы бәйрәмнәргә бер ямь өсти ул.

Концерт беткәч тә тамашачы таралырга ашыкмады. Бергәләшеп авыл көен башкардылар, аннары, Албай авылына гына хас «Чәбәкле»не биеделәр. Килешле һәм күңелле парлы бию! 

Кара-каршы җырлашулар, җыр аша рәхмәт әйтүләр

Бу концертта өлкән буынның үз балалары һәм оныклары белән бер сәхнәдә чыгыш ясавы матур булды. Сәнгать дөньясы буыннарны берләштерә, традицияләрне сакларга булыша дигән сүз.

Кунак сыйлаусыз буламени!? Оештыручлар мул табын да әзерләгәннәр. Кара-каршы җырлашулар, җыр аша рәхмәт әйтүләр, тормышка шөкер итү яңгырады бу җырлар аша. Таралышканда, бер-берсен җырлый-җырлый озаттылар.

Җырлы-биюле очрашу кичәсендә хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәге авылдашларын да онытмадылар. Аларга ярдәм йөзеннән, махсус тартмага акча җыю да оештырылган иде. Сәхнә кырындагы тартма янына туктап, үз мөмкинлегеннән чыгып, акча салучылар күп булды. Ни дисәң дә, безнең көчебез бердәмлектә шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев