Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Албайда керәшенчә келәү узды

Кенәген, 1 июль көнне, Мамадыш районының Албай авылы чиркәвендә керәшен телендә Литургия узды.

Священникларыбыз Димитрий белән Геннадий Сизовлар инициативасы белән оештырылды ул. Белдерү ясалуга ук албайлылар әзерлек эшләрен башлап җибәрде: чиркәүне юып, чистартып, тәртипләп куйганнар, ураза тотканнар. Җазык әйтеп, өлеш алучылар шактый булды. Бертуган Сизовларны көтеп, яратып каршы алалар биредә. Келәүгә чиркәү тутырып килгәннәр. Күрше авыллардан килүчеләр дә күренде, шәһәрдән кайтканнар да бар иде. Келәүдән соң кызыксындырган сорауларны бирергә дә рәхәт бит, үз туган телебездә сөйләшәсе. 

Служба беткәч, отец Димитрийның үгете бик үтемле булды. Ул чиркәүгә ни өчен йөрергә кирәклеген, җазык әйтеп, өлеш алуның мәгънәсен, мәңгелек тормыш турында аңлатты. 

Албайлыларны сөендергән тагын бер хәбәрне әйтеп үтәсе килә. Урманчы чиркәве настоятеле, приход советы председателе отец Михаил Климов керәшенчә келәү итәргә өйрәнергә теләген белдерде. Бу хәбәрне албай  керәшеннәре  сөенеп кабул итте.

Хөрмәтле священникларыбызны бай өстәл әзерләп, чәй эчертеп җибәргән авыл мәктәбе укытучылары Климент һәм Елизавета Кирушиннар семьясына зур рәхмәтләр әйтеп таралыштык. Барыбызны да Ходаебыз саулыктан аермасын, бәла-казалардан саклап йөртә күрсен! 

 
Лидия ПАСЫЕВА, 
Мамадыш, Усали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев