Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Албай авылы музеенда Мәскәү кунаклары булды

Шушы көннәрдә Албай авылы музеена керәшеннәр турында документаль фильмнар төшерүче Наталья Гудылина килде.

«Божий народ-кряшены» фильмының авторлары Наталья Гудылина һәм аның юлдашы, оператор Виктор Медведский авыл тарихы һәм Албайның биш керәшен Герое, аларның биографиясе, сугышчан юллары белән танышты. Алар авыл Геройлары турында фильм төшерергә җыеналар. Димәк, киләчәктә Татарстанның керәшен авылы Албай һәм аның Геройлары турында бөтен дөнья беләчәк.

Албай керәшеннәре үзләренең биш Герое белән горурлана. Алар — Гражданнар сугышы герое Степан Васильевич Домолазов; Советлар Союзы Геройлары Иван Тихонович Максимов, Михаил Кириллович Москвин; Россия Федерациясе Герое —Георгий Семенович Смирнов; Социалистик Хезмәт Герое — Иван Захарович Иванов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев