Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әлбәдән авылы зираты янында келәү уздырдылар

Питрәч районының Әлбәдән авылында зират 1960 елда ачылган.

Безгә бу хакта келәүне оештырып йөрүче  Александр Козлов язып җибәрде.

- Безнең авылда күптәннән Покрау алдыннан Родительский көн үткәрелә. Аңа кадәр, читтән кайтучылар да, авылда яшәүчеләр дә җыелып зиратны чистарталар. Бу безнең авылга гадәткә кергән, ел да башкарыла торган йола. Зиратка күмелүчеләр күп. Кайберләренең кайтыр, искә алыр кешесе дә юк. Миңа шундый уй килде: барлык мәңгелеккә күчкәннәрне искә алып келәү үткәрү. Бу чараны оештыру алдыннан туганнарым, якыннарым белән киңәштек. Аннан Керәшен Сәрдәсе приходына барып, отец Димитрий белән келәү һәм искә алу трапезасы үткәрү хакында сөйләштем. Ул минем бу фикеремне хуплады. «Икебез үк килә алмасак та, отец Геннадий катнашыр» диде. Вакытын билгеләп, авыл халкына белдерү бирдем. Көн бик матур булды. Келәүгә халык та күп җыелды. Әлеге чарада авыл җирлеге башлыгы Рифгат Багауов та катнашты. Соңыннан өстәлләр әзерләп, пироглар белән чәй дә эчтек.
Безнең зират 1960 елда ачылган.Анда кадәр зират күрше авылда иде. Хәзер инде бу зират та тулып килә, шуңа аның җирен арттыру турында документлар әзерләнде. 2016 елда зиратта часовня төзелде. Аның спонсоры – авылдашыбыз Александр Мураткин. Без аңа бик рәхмәтле. Быел часовняга авыл халкы ярдәме белән ремонт та ясалды. Отец Геннадий аны аруландырды. Зиратны чистартып, карап торабыз. Тирәсенә чүплек контейнерлары да куелды, – дип сөйләде Алексендр Козлов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев