Аланда яшәүче Мария Кустовская – чигү остасы
Җиргә ак энҗедәй карлар яуган кышларга җәйге бизәк булып ята Мария түти чигешләре.
Зәй районының Кабан Бастырык кызы, Алан авылында гомер кичерүче, Мария Кустовская кул эшенә дә оста. Җитмешнең өске ягындагы карендәшебез махсус хәрби операциядәге якташларга ярдәм итүгә дә үз өлешен кертә, күргәзмәләрдә дә катнаша.
Бер кулга кырык эш тә аз, дигәндәй, Мария түти тик ятмый, балачактан яраткан шөгыле белән мавыгып, сөлге, мендәр тышы һәм тәре почмагы алъяпкычлары чигә, шулай ук, алмаз белән дә чигүне дә ярата.
“Мария түти Сабантуй, “Питрау кайту” һәм авылда үткән башка бәйрәмнәрдә актив катнаша, туйларга килен сөлгесе чигеп бирә.Ул яшәгән өйгә килеп керү белән, гүзәллек дөньясына чумасың. Бүлмә саен – кулдан чигелгән һәм күз явын алырлык картиналар. Стенага эленмичә, шкафка җыеп куелганнарының исәбе-хисабы юк. Матур бүлмә гөлләре, җәй көне бакчасында төрле чәчәкләр үстерергә ярата. Күпләп кош-корт асрый. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итү өчен, безнең Алан авылы мәдәният йортында җылы оекбашлар бәйләү, маскировка челтәрләре үрү оештырылган. Мария түти бу эшләрдән дә читтә калмый, даими рәвештә катнаша”, – дип сөйләде авыл мәдәният йорты җитәкчесе Ландыш Малова.
Мария түти 1971 елда Горький шәһәрендә махсус курсларда укып, дүртенче разрядлы повар таныклыгы ала. 1972 елда Сарман районының Ләке авылына килен булып төшә. Николай белән бергә бер кыз, өч малай үстерәләр (кызганычка, 1998 елда Николай дәдәй мәңгелеккә күзен йома). Мария үзе 1992 елда Аланга (Пробуждение) “Живица” предприятиесенә склад мөдире булып эшкә урнаша һәм шул авылда төпләнеп кала. 2000 елда, “Живица” таркалгач, ул Сарман район үзәк дәваханәсендә санитар булып эшли. 2008 елда лаеклы ялга чыга. Хәзерге вакытта Мария түти – дүрт баланың кадерле әнисе, алты оныкның һәм бер оныкчыгының яраткан әбисе.
Бу җәйдә Казан шәһәренең В.И.Ленин исемендәге мәдәният сараенда, “Татарстанның мәдәни башкаласы” фестиваль-конкурсы кысаларында, Сарман муниципаль районының “Сарман – үзе җырлап торган исем” дип аталган концерты булган иде. Андагы күргәзмәдә Мария Кустовская үзенең кул эшләре – чигелгән сөлгеләре белән барлык кунакларны, тамашачыны шаккаттырды.
“Әле Сарман Сабантуендагы “Сөлге туе” фестиваленә дә алып бардылар. Яңа гына чигә башлаучыларга киңәшләремне дә бирәм. Чигү җепләрен дөрес сайлау да мөһим. Ул арзанлы, сыйфатсыз булырга тиеш түгел. Чөнки юганнан соң төсе чыгарга яки ул кояшта уңарга мөмкин. Тукыманың, гадәттә, ак төслесен алабыз. Чигү барышында ул буялып та китәргә мөмкин. Моннан куркырга кирәкми, эш беткәннән соң кер сабыны белән җылы суда югач, тукыма чип-чиста була”, – диде Мария Яковлевна.
Алга таба да Мария түтигә шулай, кул эшләре белән якыннарын сөендереп, буш вакытларында “Туганайлар”ны укып, һәр яңа туган көнгә шатланып яшәүне насыйп итсен Ходай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев