Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алан-Полянда игелек атнасы узды

Авылларда олы яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү кебек, матур гадәт яши.

Моңа “Бөтенроссия игелек атнасы” акциясенең дә тәэсире бар. Быел ул 24 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр дәвам итте.

Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылында туып-үскән, сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә татыган Мария Федотовага быел 86 яшь тулды. Инде ничәмә-ичә еллар үтсә дә, сугыш елларындагы авыр тормыш турында ул һаман онытмый, янына килгәч, безгә дә сөйли. Мария түти гомере буе диярлек, үзенең ире белән бергәләп, умартачылыкта эшләделәр. Хәзерге вакытта ул ялгызы гына яши. Шуңа да янында еш булабыз, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз.

Әле “Бөтенроссия игелек атнасы” акциясе барышында да без Мария түти янына бардык. Үзебез белән төрле газета-журналлар да алдык. Өен җыештырдык.

Аның, балалардай шатланып: “Рәхмәт, авылдашларым, ташламыйсыз, гел булышып торасыз. Газета укырга яратканымны да беләсез. Бигрәк тә “Туганайлар”ны яратып укыйм. Бер генә битен дә укымыйча калдырмыйм”, – дип яшь аралаш әйтүе безнең дә күңелләрне күтәрде. Соңыннан табын әзерләп, рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә, чәй эчтек.

Галина ГРИГОРЬЕВА,

Алан-Полян авылы китапханәчесе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев