Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алабугадан Андрей Терентьев: “Үз халкын, аның йола-гадәтләрен хөрмәт иткән кеше газетаны укырга тиеш”

Алабугада гомер итүче Андрей Терентьев озак еллардан бирле газетабызга язылып, аның һәр санын көтеп алуы хакында сөйләде.

“Газетадан яңалыкларны беләбез. Белдерүләрне укып төрле чараларга киләбез. Авылларыбызның тарихы белән танышабыз. Мин дә, күпләр кебек үк, бик кызыксынып укыйм. Газета хезмәткәрләренә зур рәхмәт, язмаларның кайсын гына алма, дуслар һәм танышлар хакында укыйсың, аларның яңалыкларын беләсең. Күңелгә рәхәт. Бу санда чыккан якын дусларым Илья Максимов белән Александр Игнатьевны күрү мине бик сөендерде. Минемчә, үз халкын, аның йолаларын хөрмәт иткән бар керәшен дә бердәнбер газетабыз – “Туганайлар”ны укырга тиеш. Зур уңышлар телим “Туганайлар”ыбызга”, – диде Андрей Алексеевич.

2024 елның беренче яртыеллыгы өчен, «Туганайлар» газетасына 2-12 октябрьдә арзан бәядән (536 сум 76 тиен) язылырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев