Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алабугадан Андрей Терентьев озак еллардан бирле газетабызга язылып, укып бара

Бәйрәмнәрдә видеолар төшереп йөрүче Андрей Терентьевны күпләргә таныш.

Авыл көннәрендә, Питрау, Тройсын, Казанский һәм башка бәйрәмнәрдә дә кулына видео төшерү аппаратын тоткан җитез керәшен дәдәе һаман алдагы рәттә, видео төшерә. Ул шулкадәр зур кызыксыну белән башкара үз эшен, аны күзәтеп торганда ук, видеоларын карыйсы килә башлый. Ә бит төп хезмәте дә бу түгел икән, бары тик хобби гына.

Андрей Терентьев озак еллардан бирле газетабызга язылып, аның һәр санын көтеп алуы хакында сөйләде.

“Газетадан яңалыкларны беләбез. Белдерүләрне укып төрле чараларга киләбез. Авылларыбызның тарихы белән танышабыз. Мин дә, күпләр кебек үк, бик кызыксынып укыйм. Газета хезмәткәрләренә зур рәхмәт, язмаларның кайсын гына алма, дуслар һәм танышлар хакында укыйсың, аларның яңалыкларын беләсең. Күңелгә рәхәт. Минемчә, үз халкын, аның йолаларын хөрмәт иткән бар керәшен дә бердәнбер газетабыз – “Туганайлар”ны укырга тиеш. Зур уңышлар телим “Туганайлар”ыбызга”, – диде Андрей Алексеевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев