Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алабугадан Андрей Терентьев инде 25 ел керәшеннәрне видеога төшерә

Андрей Алексеевичның фото-видеоязмалары киләсе буынга мирас булып калыр.

Бәйрәмнәрдә видеолар төшереп йөрүче Андрей Терентьевны күпләргә таныш. Авыл көннәрендә, Питрау, Тройсын, Казанский һәм башка бәйрәмнәрдә дә кулына видео төшерү аппаратын тоткан җитез, тәбәнәгрәк буйлы керәшен дәдәе һаман алдагы рәттә, видео төшерә. Ул шулкадәр зур кызыксыну белән башкара үз эшен, аны күзәтеп торганда ук, видеоларын карыйсы килә башлый. Ә бит төп хезмәте дә бу түгел икән, бары тик хобби гына. Итагатьле, нечкә куңелле, тыйнак, кунакчыл, гомумән, бер дигән асыл керәшен егете үзе. Янына килгән hәрбер кешене елмаеп-көлеп, колачын җәеп каршы ала.


“Мин Мамадыш районының Кумырык авылында 7 балалы гаиләдә 5нче бала булып туганмын, хәзерге вакытта Алабугада яшим. 29 ел инде җылылык челтәрендә (ПТС) электрик булып эшлим. Видеоларга төшерү ул хобби, 2005 елдан бирле шөгыльләнәм аның белән.Үзем җырлый-бии белмәгәч, керәшен җыруларын бик яратканга шундый хобби сайладым. Якын-тирә районнарда керәшен бәйрәмнәре булганда яздырырга тырышам. Язмаларым зур флешкаларда сакланалар. Сыйфатлы аппарат белән төшергәнгә объемный булалар, 3нче терабайтымны тутырып киләм Аллага шөкер, быелгы җәйдә генә 10 мероприятиядә булдым. Әле туган көннәрне, туйларны санамыйча. Гаиләм юк, 13 племяннигым алардан туган мине нык яратучы 17 оныкчыкларым бар. Җәен бер дә буш вакытым юк, гөмбә, җиләк, файдалы үләннәр җыям. Аларны иван чәйгә катнаштырып кыш буе үземнең чәйне эчәм”, – диде Андрей Алексеевич.


“Керәшеннәрнең йола-гадәтләрен, җыр-моңнарын сакларга омтылучы, халкыбыз өчен җан атучы да. Төрле чара, бәйрәмнәрдәге мизгелләрне фотога, видеога туплап бара. Килер бер көн – ул саклап калган фото-видеоларның бик киәрәге чыгар, киләсе буынга мирас булыр. Туганнары да бик тәртипле. Бөтенесе дә Андрей дәдәй дип кочаклап кына торалар. Без аның юбилеенда булдык. Виталий Агапов юбилярга багышлап узенең жырларын бүләк итте, котлауларын житкерде. Оста җырчыбыз Вадим Захаровның килүе Андрей Алексеевич өчен сюрприз булды. Бергәләшеп матур итеп бик куп җырулар башкарылды”, – дип хәбәр иттеләр Олы Шүрнәк авылының мәдәният хезмәткәрләре. 

Алексеевич Терентьевның фото-видеолары киләсе буынга мирас булып калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев