Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алабуга шәһәренең Спас соборында керәшенчә келәү узды - фото, видео

15 декабрь көнне Алабугада керәшен священниклары барысы бергә теләк итте.

Әлеге зур келәү Казан һәм Татарстан митрополит Кирилл бәхиллеге белән, керәшен духовный миссиясе эшчәнлеге кысаларында оештырылды. Спас соборындагы службада Казан Тихвин чиркәве настоятеле Алексей Колчерин, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы чиркәве настоятеле Димитрий Сизов, Алексеевск районы благочиниесы благочинные Павел Чурашов,  Балтач районы Цепья авылы чиркәве настоятеле Владимир Иванов, Балык Бистәсе чиркәүләре священнигы Геннадий Сизов, Чаллы чиркәве приходы советы председателе Михаил Миронов, Тукай районы Мәләкәс авылы священнигы Николай Храмов һәм башкалар катнашкан.

Чиркәүгә, эш көненә карамастан, халык шактый җыелган. Келәү барышында керәшеннәрнең беренче укытучысы, священник отец Василий Тимофеевны да искә алганнар. Ул берара Алабугада да керәшенчә келәүләр алып барган булган. 

"Алабугада аена бер тапкыр булса да чиркәү-керәшен телендә келәүләр үткәрелер дип өметләнәбез. Бу эштә Алабуга благочиниесы благочинные  иеромонах Кирилл белән теләктәшлегебез бар, ул булдыра алганча ярдәм итә", - диде отец Алексей Колчерин.

Фотолар "Храм Тихвинской иконы Божией Матери" группасыннан алынды.
Видео авторы: Серафим Павлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев