Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алабуга районының Олы Шүрнәк керәшеннәре, Ходайдан яңгыр сорау өчен, чүлмәчекигә җыелды

Әбиләребезнең иманы Ходайга барып ирешкән, күрәсең, кичкә, ишеп-ишеп, халык тилмереп көткән янгыр яуды

Бу җәйнең эсселеге тәмам үзәккә үткәч, авыл жирлеге башлыгы Николай Мельников, келәү итү йоласын үтәүләрен сорап, авылыбызның абруйлы өлкәннәренә мөрәҗәгать итте. Үзләре дә шул ният белән яшәүче әбиләр сөнешеп, ризалаштылар.

Вера әби Чураева, таң белән үк, изге урын саналган “кушнарат”ка барып, иман укып кайтты. Шуннан соң, авылыбызның олысы-кечесе борынгылардан калган изге урынга жыелды. Берәүләр – сөт, икенчеләре – күкәй белән он, өченчеләре ярма, май алып килде. Тиз арада учак өстендәге казаннарда тәмле ботка пешеп тә чыкты.

Изге агач янына барып, келәү иткәннән соң, яше-карты теләкләр тели-тели, тәмләп ботка ашадык. Соңыннан рәхәтләнеп су сибештек...

 Әбиләребезнең иманы Ходайга барып ирешкән, күрәсең, кичкә, ишеп-ишеп, халык тилмереп көткән янгыр яуды.

Ходайга якын булып, изге эшләр генә кылып яшик, карендәшләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев