Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алабуга районындагы керәшен авыллары - Үмәк

Үмәк - Алабуга шәһәреннән 42 км төньяк-көнбатыштарак, Үмәк елгасы буенда урнашкан авыл.

Үмәк авылы турында 1672 елдан мәгълүм. Төрле тарихи чыганакларда Умәккә күчеп килүчеләр-татарлар, соңрак руслар булган дигән фараз бар. Мари халыкынң тарихи чыганакларында бу урынга беренче тапкыр марилар килеп урнашкан дип хәбәр ителә. Удмуртлар фикеренчә, бу авыл аларның ватаны. Революциягә кадәрге чыганакларда Үмәк авылы Петропавловский исеме белән дә искә алына.

XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннәре катлавына карый. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук көнлекчелек була.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда тегермән, почта станциясе, часовня була. 1868 елда керәшеннәрнең яңа приходын оештыру буенча Петропавел чиркәве төзелә . Чиркәү архитектор К.Тонның үрнәк проекты буенча төзелә, 1935 елда ябыла, совет чорында бинасы ашлык саклау урыны буларак файдаланыла. Нибары 2012 елдан гына Петропавел чиркәвендә янәдән келәүләр башлана.

XX йөз башында авылда тегермән, почта станциясе, земство мәктәбе, земство халык китапханәсе (1911 елда ачыла), фельдшерлык пункты эшли.

1920 елга кадәр Үмәк авылы Вятка губернасының Алабуга өязе Чиркәс волосте, 1920 елдан ТАССРның – Мамадыш, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантоны составында була. 1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның 19 ноябреннән Алабуга районында. Бүгенге көндә Олы Шүрнәк авыл җирлегенә керә.

1929 елда авылда “Победа” колхозы оештырыла. 1960 елларда – “Труд” колхозы (Иске Күклек авылы), соңрак “Правда” колхозы (Олы Шүрнәк авылы) составына керә.1995 елдан авыл “Шүрнәк” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

1953–1955 елларда “Победа”, “Труд”, “Правда” колхозлары тарафыннан Үмәк елгасы буенча гидроэлектростанция төзелә. Шуннан соң колхозларда тегермәннәр, пилорамлар, ашлык чистарту машиналары һ.б. эшли башлый. Һәр колхоздан ГЭСта сменалап электриклар эшли, тәүлек буе кизү тора торгна булалалар. Яңа төзелгән ГЭС та беренче электромеханик булып Үмәк авылыннан Рыболовлев Сергей Григорьевич була. Язгы ташу вакытында җыелган су китү өчен люклар ачыла. Берничә елдан соң бер кышкы вакытта су күтәрелү дәрәҗәсен күтәрелүен карап бетермиләр һәм су Үмәк ГЭСын юып алып китә.

1927 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1931 елда – җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык, 1985 елда – урта, соңрак башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәп 2003 елга кадәр эшли.

Бүгенге көндә Үмәк авылында чиркәү, фельдшер-акушерлык пункты халыкка хезмәт күрсәтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев