Җәкәү җортында — минзәләлеләр
Минзәлә ягы керәшеннәренең ункөнлеге Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Җакын дуслар җыелышкач»дигән матур концерт белән төгәлләнде.
— Керәшеннәр яшәүче һәр төбәкнең — үз җыруы, үз сүзе, үз үзенчәлеге. Ә шулай да, бу нисбәттән, Мәлкән ягына җиткән тагын берәр авыл бармы икән? Бездә һәр нәселнең үз җыруы, үз көе булган. Мәсәлән, Чапакай көе, Җәкәү көе, Аукай көе, Шабай Микулае көе, Аскы урам көе... Кызганыч, аларның күпчелеген өлкән буын үзе белән мәңгелеккә алып китте инде. Шулай да әле барысын да югалтмадык. Менә шул кабатланмас байлыкны саклап калу, югала барган җыруларны ишеттерү өчен, бүген кич монда җыелдык, — дип сөйләде кичәне ачып, Минзәлә керәшен оешмасы җитәкчесе, «Мәлкәнәй» халык фольклор ансамблен җитәкләүче Светлана Упаева.
Чыннан да, бу кичәне минзәлеләр бернинди рәсми чыгышларсыз, котлауларсыз башлап җибәреп, залда утыручыларны үз көй-моңнары дөньясына алып кереп киттеләр. Әллә шуңа, әллә көйләре җанга тансык булганга, бу кич җыру-көйләргә уралып, күз ачып йомгандай тиз үтте. Тамашачы каршында үзләренең «Мәлкән урамнары» җыруы белән — «Мәлкәнәй» түтиләре, «Җыйдым җиләк» белән — «Мирас» кызлары, керәшен такмаклары белән — Кадрәкнең "Туганайлар«ы һәм керәшен кызлары биюе белән, «Чишмә» ансамбле биючеләре чыгыш ясады.
Минзәлә керәшеннәренең үз әбиләре һәм элгәреге түтиләр күлмәген өлге итеп алып тектергән сәхнә киемнәре, башларындагы түгәрәк яулыклары, кайберләренең хәтта борынгы сүрәкәдән булуы да чыгышларга матур бер бизәк булып ятты.
Минзәләдә, хәтерем ялгышмаса, керәшеннәр төпләнеп яши торган Яңа Мәлкән, Кадрәк, Түбән Юшады, Югары Юшады, Иске мунчадан башка авылларда да карендәшләребез бар дип беләм. Шуңа да башка яклардан аермалы буларак, биредә татарлар да, башкасы да керәшен мәдәниятенә тартыладыр. Бу Җәкәү йортындагы кичәдә дә күренде. Нәркизә Петрованың «Безнең ил», Рифнур Кәбировның «Станокка», Фәрхенур Чернышеваның «Сагыну», Айгөл белән Рифнурның «Чын-чын әйтәмен» җыруларын башкаруларын тамашачы тын да алмый тыңлады. Россиянең — атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре, фольклорчы, галим Геннадий Макаров та соклану белдерделәр. Түбән Юшады клубы җитәкчесе Наталья Чепкасова «Түбән Юшады авылы көе»н җырлап бетергәч, зал бермәл тын калды, аннан соң, көчле кул чабулар яңгырады.
Кичә азагында Геннадий Макаров, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк җитәкчелеге исеменнән чыгыш ясап, Минзәлә ягы керәшеннәре репертуарына, концертта башкарылган җыруларга, ансамбльдәге хатын-кызларның һәм ир-егетләрнең сәхнә киемнәренә зур бәя бирде. Һәм Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгече Ирина Муллина белән бергәләп, керәшен культурасын өйрәнүдәге һәм саклаудагы тырышлыклары өчен, «Мәлкәнәй», «Туганайлар», «Мирас» ансамбльләренә һәм җитәкчеләренә, җыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Үз чиратларында, минзәләлеләр дә җавапсыз калмады. Минзәлә район мәдәният сарае директоры Гөлчәчәк Габдрахманова, бу ункөнлекне оештырудагы ярдәмнәре өчен хөрмәт белдереп, Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емеляьнов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусовага, Җәкәү йорты хезмәткәрләре Сөмбел Вәлиәхмәтова һәм Илүзә Галиуллинага Рәхмәт хатлары бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев