Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Ак каз» керәшен фольклор ансамбле укучылар өчен оештырылган чарада катнашкан

Алабугада мәктәп укучылары һәм студентлар өчен «Фольклор — жемчужина души народа» дигән матур чара узган.

Анда марий халык ансамбле белән «Ак каз» керәшен фольклор ансамбле катнашкан. Чараның сценарий авторы «Ак каз» ансамбленең җитәкчесе Нина Салимуллина.

«Программа халык авыз иҗатына багышланган сораулар, номерларга басым ясадык. Санамышлар, мәкальләр, әйтемнәр, үртәгечләр, тизәйткечләр күп әйтелде. Уеннардан «Җәзалы уен», «Наза»ны күрсәттек. Бишек җырларын да искә алдык. Алар барысы да концерт номерлары белән аралашып барды. Кашыклар белән уйнап мастер класс күрсәттек. Балалар бик актив булдылар», — дип хәбәр итте Нина Салимуллина.

Фото и видео:Дворец Культуры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев