Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Ак каз» ансамбле Камал театрында керәшен җырларына тезмә башкарды

3 октябрьдә, Казанда Алабуга районының мәдәният көне «Алабуганы бөекләр сайлый» исеме астында узды. Чара Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтте.

Кунаклар өчен зур программа — күргәзмәләр, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, республиканың милли мәдәниятләре һәм традицияләре елына багышланган концерт әзерләнгән. Төп сәхнәдә районның халык, вокал һәм инструменталь ансамбльләре, үзешчән артистлар һәм яшь талантлар башкаруында әсәрләр яңгырады. Бәйрәм концертында үзләренең иҗади номерларын талантлы хореография ансамбльләре һәм бию студияләре тәкъдим итте.

Алар арасында керәшен җыруларының, йола-гадәтләренең матурлыгын халыкка күрсәтү, аларны саклап калу һәм яшь буынга тапшыруны максат итеп алган «Ак каз» халык җыры ансамбле дә катнашкан.

«Ансамбль халык уен коралларында керәшен җыруларына тезмә башкарды. Чыгышыбыз тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде», — диде ансамбльнең җитәкчесе Нина Салимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев