Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ак калпак — яшьлек, сафлык билгесе

Керәшен хатын-кызларының баш киемнәре күптөрле һәм үзенчәлекле булган. Керәшен кызлары кигән берничә төр баш киеме булган. Болар: ак калпак, калпак-чачак һәм мәлки ягы кызлары кигән такыя. Бу язмада ак калпак белән калпак-чачакка тулырак тукталырбыз.

Кызлар, буй җитә башлагач, калпак кигәннәр; бәйрәмнәрдә калпак киеп, маңгайларына ука-чачак бәйләгәннәр. Кызлар калпагының трикотаждан һәм фабрика тукымасыннан чигешле итеп эшләнгәннәре мәгълүм. Беренчесе — ак калпак, икенчесе — калпак-чачак дип атала.

Ак калпак
Ак төстәге җептән бәйләнгән озын калпаклар әүвәлрәк чорларда — хәтфә калпаклар таралганчы — шактый халыкка хас булган. Ак калпак — Идел буе халыкларының (мари, чуваш, удмурт һәм башкаларның) иң популяр баш киемнәреннән берсе. Ләкин керәшендә бу төр кызлар калпагы аеруча озак сакланган. Нагайбәк кызлары да калпак киеп үскәннәр. 

Ак калпак — ак төстәге җептән энә белән бәйләнгән 70-80 сантиметр озынлыктагы трикотаж калпак. Мондый озын ак калпакны башка кигәндә, аның кырыен берничә кат бөкләгәннәр һәм өстән маңгайга ука-чачак бәйләп куйганнар. Калпакның чуклы очы аркага яки иңгә төшеп торган. Ука-чачакны, гадәттә, аерым теккәннәр. Кайбер хатын-кызлар, хәтта яулык өстеннән дә (бәлки, башка төрле итеп киенәселәре килгәндер) ука-чачак бәйләгәннәр. Соңрак ука-чачакны ак калпакка тегеп куеп та эшли башлаганнар.

Соңгы тапкыр кызлар ак калпакны туйга кигәннәр, аннан соң сандыкларында саклаганнар яки кызларына тапшырганнар. Үзенә күрә бик тә үзенчәлекле һәм тирән мәгънәгә ия булгандыр ак калпак. Юкка кына бу баш киеменә багышлап, җырулар да чыгармаганнардыр. Бүген «Ак калпак» җыруы — керәшеннәрнең официаль булмаган гимнына әверелде. Бер генә мәдәни чараның да бу җырусыз узганы юк. 

Фотода бөкләп һәм ука-чачак тегеп куелган ак калпак.

Ак калпак
Ай, әле бик еракта идек без,
Җитмеш чакрым җирдән килдек без.
Ак калпакның табылган чагы, (2)
Туганнарның сагынган чагы.

Җитмеш чакрым — якын җир түгел,
Бер күрешер өчен килдек без.
Ак калпакның табылган чагы,(2)
Туганнарның сагынган чагы.

Оренбурдан мамык шәл алдым,
Алтын тәңкә бирдем жәлләми.
Ак калпагым төшердем кулдан,(2)
Безнең дус-иш белән ил тулган.

Алтын тәңкә бик зур мал түгел,
Бер дә күрешүләр әллә ни.
Ак калпагым төшердем кулдан, (2)
Безнең дус-иш белән ил тулган.

Калпак-чачак
Калпак-чачак озын ак калпакка караганда озаграк кулланышта булган. Бүгенге көндә дә сандыкларда саклана, аннан алып киеп йөрерлекләре дә бар. Кара хәтфәдән яки башка төрле кара төстәге фабрика тукымасыннан чигеп эшләнгән калпак-чачаклар, бигрәк тә, Мишә буе керәшеннәрендә сакланып калган. Шулай ук, Мишә буе кызлары калпакларны үзбәк ефәгеннән дә тегәргә яратканнар. Беренче калпак-чачаклар тасмалар белән бизәлгән булса, соңрак алар тамбур чигүе белән бизәлгән. Калпаклардагы орнаментларында төрки халыкларга хас кояш, чәчәк мотивлары очрый. Кызлар, толымнарына, чәч төбенә беркетеп, ике яки өч рәт вак көмеш тәңкәләр белән бизәлгән чәчкабы бәйләргә яратканнар; чәчкабының аскы очына чулпылар беркетелә торган була.

Борынгы өлге буенча тегелгән, чигелгән калпак-чачак.

Фотода: калпакларга бәйләп куела торган ука-чачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев