Әйләнеп кайткан мирас
“Кряшен калык чыгармачылыгы ӧлгӧлäре” (“Образцы народного творчества кряшен”) китабы басылып чыкты. Китап венгр галиме Габор Балинт материалларына нигезләнелгән.
Аның төзүчесе — халкыбызның бай мирасын өйрәнүгә һәм саклауга үзеннән бәяләп бетергесез зур өлеш кертүче фольклорчы, галим Геннадий Макаров. Китапка кереш сүзне дә ул үзе язган. «Әйләнеп кайткан мирас» дигән ул кереш сүздә, аерым алганда, түбәндәгеләр турында язылган.
«1875 елны Будапешт шәһәрендә венгр галиме Габор Балинтның (1844-1913) «Кazani-tatar szovegek es forditas» китабы басылып чыга. Бу җыентыкта 144 мәкаль, 46 табышмак, 64 халык җыруы, 41 бәет, 34 әкият, кирәмәтләр турындагы 7 хикәя һәм керәшен сөйләшендәге дини эчтәлекле китаплардан 13 үрнәк китерелгән. Җыентыкның икенче өлешендә ул үрнәкләрнең венгр теленә сүзгә-сүз тәрҗемәсе бирелгән. Бу җыентык Интернетта да бар.
Г. Балинт үзенең көндәлегендә «Төрки-татар дииалектларының иң оста белгече Н. И. Ильминскийның зирәк киңәше буенча Казанда нигез салынган керәшен мәктәпләренең төньяк төрки-татар сөйләшен өйрәндем. Шунысын искәртергә кирәк, күпчелеге шәһәрдә яшәүче гибрид телле (госман-төрек, фарсы һәм гарәп теле катнашкан) мөселман кардәшләре белән чагыштырганда, төньяк төркиләрнең (татарлар) христианлашкан өлеше (якынча 50 мең) — башлыча, үз чыгышлары буенча крестьяннар — туган телләрендә (рус алфавитына нигезләнеп, фонетик яктан яраклаштырылган язу) күпкә яхшырак белүләрен күрсәтәләр».
Г. Балинтка керәшен халык иҗаты буенча материаллар җыюда үзәк керәшен-татар мәктәбе укытучылары Семён Гаврилович Борисов һәм Игнатий Васильевич Тимофеев бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр. Алар мәктәптәге укучылардан мәкальләр, табышмаклар, җыру текстлары, әкиятләр язып алалар. Шуннан соң ул текстларны Габор Балинт латин хәрефләренә күчерә һәм венгр теленә тәрҗемә итә.
Габор Балинт турында Татар энциклопедиясендәге мәкаләдә аның бу хезмәте — керәшен халык авыз иҗатының барлык жанр төрләрен дә диярлек үз эченә алган зур җыентык икәне искәртелгән.
Габор Балинт китабындагы материалларны үз эченә алган бу басма — үзебезнең культура мирасын танытуга, туган телебез белән кызыксыну уятуга ярдәм итү максатыннан, фольклор сәнгатен яратучыларның барысы өчен дә. Әлеге басма, шулай ук, мәдәни-агарту учреждениеләрендә, фольклор студияләрдә халык авыз иҗатына кагылышлы материалларга кытлыкны каплауга да юнәлдерелгән. Әсәрләр кириллица алфавитының XIX гасырда Н. И. Ильминский тарафыннан яраклаштырып үзгәртелгән керәшен язуында бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев