Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы: «Керәшеннәр» — стиль һәм профессиональ яктан бик нык аерылып торды

17 декабрьдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының финалы узды. Сезон ябуга багышланган уенда 5 команда көч сынашты.

«Әйдә ШаяРТ!» — татар телендә үткәрелә торган заманча телевизион юмористик уен. Быел җиңүче исеменә «Нәмәкәй» (Актаныш), «Сабалета» (Саба), «Изи» (Мамадыш), «Дилүс улы» (Казан), «Керәшеннәр» (Казан) командалары көч сынашты. Алар барысы да ярымфиналда җиңеп, финалга чыккан иделәр. 

Быел төп приз — 200 мең сум акча. Шунысын да әйтергә кирәк, «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы тарихында беренче тапкыр финалда шундый зур суммада акчалата бүләк уйнатылды. 

«Керәшеннәр» җыелма командасы 4 кешедән тора: команда капитаны Дмитрий Баранов, активист Вадим Шрыков, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты Денис Михайлов һәм автор-башкаручы Лия Әхәтова. Команда кураторы — үзе дә күп еллар буе КВН командасында уйнаган Игорь Шрыков.

Жюрида —«Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының генераль директоры Илшат Әминов, Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров, Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла һәм «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров. Уен 3 этаптан торды: «Сәламләү», «Импровизация» һәм «Йолдызлы өй эше». 

«Сәламләү» этабында һәр команда үзе белән таныштырды, шулай ук, кыска гына миниатюра да күрсәтте. Бу этапта керәшеннәр сәхнәгә батут чыгарып, Татарстанның халык артисты Җәвит Шакировны шунда сикерттеләр. «Күпме сикерсәң дә, Салават абыйны уздыра алмыйсың инде» дип шаяртып та алдылар. 

Ә икенче этапта барлык командалар берьюлы сәхнәгә чакырылды. Жюриның һәр члены берәр кызыклы хәлне күрсәтә башлый, ә командалар шуны үзләре импровизация ясап, көлкеле итеп дәвам итәргә тиешләр иде. 

Беренче ике этапта «Керәшеннәр» командасы чыгышына нәрсәдер җитеп бетмәгәндәй тоелды, сүлпәнрәк булды. Жюридагы Айваз Садыйровның «Сез — көчле команда, тагын да яхшырак булдыра алыр идегез. Ә менә стиль, профессиональ яктан бик нык аерылып торасыз» дигән сүзләре белән килешәм. 

Өченче, «йолдызлы өй эше» этапбында командалар нинди дә булса танылган шәхес, йолдыз белән иҗади номер тәкъдим итәргә тиеш иде. Үзебезнең «Керәшеннәр» командасы чыгышыннан көлә-көлә авызлар арып бетте. Менә монысы, чыннан да, шәп булды! Алар сәхнәгә яшел төстәсе «Матиз» машинасына кадәр этеп чыктылар. Ә машина эчендә кем утыра диген! Җырчы «Салават Фәтхетдинов» (Вадим Шрыков пародиясе) белән «Элвин Грей» (Дмитрий Баранов пародиясе). Ә берничә минуттан сәхнәгә чын Элвин Грей — Татарстанның халык артисты Радик Юльякшин чыкты. Шулкадәр көтелмәгән яңалык булды! Кайсысы — чын Радик, ә кайсы пародияче Баранов икәнен дә аеру авыр иде. Бу этапта сәхнәгә берәү аю булып та киенеп чыкты. Моның кем икәнен ахырда гына белдек — Татарстанның атказанган арстисты Раяз Фасихов. Өченче этапта безнең команда жюридан уңай бәя — көлә торган «смайлик» алды. 

Сезонның төп уенында җиңүне КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Дилияр Борһанов — «Дилүс улы» командасы яулады, әлеге командада — бер уенчы, ул үзе генә! 

2нче урында — безнең «Керәшеннәр» һәм «Нәмәкәй» командалары.

3нче урынны «Сабалета» (Саба) белән «Изи» (Мамадыш) командалары бүлеште.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да юмор өлкәсендә эчләр катканчы көлдерердәй кызык-мызыклар уйлап табуларын телибез!

2025 елның февралендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының яңа сезоны башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев