Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Айбагыр”ның һәр көнендә – бер яңалык, үзгәреш

Лагерьның һәр көне “Айбагыр”да ял итүчеләргә файдалы яңалыклар алып килә. Мәсәлән, бүген – июль аеның соңгы көнендә “Айбагыр”лыларны бик кызыклы мастер-класслар көтә.

Сменаның бүгенге кунагы – Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең иҗат жанрлары буенча хезмәткәре Павел Александров. Этносменада ял иткән балалар халык музыка уен кораллары белән инде таныш, кайберләре инструментларда уйный да беләләр. Лагерьда балаларның үз ансамбле  бар. Ансмабльнең төп коралы – думбыра. Алай булса да, эксперт Павел Александров керәшеннәрнең башка музыка уен кораллары турында сөйләп, аларны күрсәтеп, балаларның игътибарын җәлеп итә алды.

Кичә генә лагерьда “Айбагыр чибяре” конкурсы уздырылды. Биредә сменаның иң уңган-булган керәшен кызын ачыклаганнар. 5 катнашучы кыз арасында Дарья Дементьева беренчелекне яулап, “Айбагыр чибяре-2023” титулына ия булган. Дарья үзе Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан. 

Ә бүген инде “Айбагыр җегете”н сайлаячаклар. Конкурс башланганчы әле анда катнашучы егетләр өчен вожатый дәдәйләре мастер-класс уздыра.

Инде иртәгә без “Айбагыр җегете”нең исемен беләчәкбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев