Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Айбагыр»ның һәр көнендә – бер яңалык

«Айбагыр»да ял итүчеләрне көн саен файдалы, кызыклы масстер-класслар, очрашулар көтә.

Бүгенге мастер-класста кызлар, егетләр уен-кораллары һәм керәшен җырулары белән якыннанрак таныштылар. Фольклорчы Геннадий Макаров әлеге уен кораллары турында сөйләп, аларда уйнап, җырлап та күрсәтте. Балалар бик кызыксынып тыңладылар. Соңыннан теләге булган һәр бала әлеге уен коралларында уйнап та карый алды.

Тагын бер мастер-классны Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең иҗат жанрлары буенча хезмәткәре Павел Александров уздырды.  Ул — «Ораторское мастерство, сценическая культура речи» («Ораторлык осталыгы, сәхнә сөйләм культурасы») дип аталды. Кеше белән танышканда, аралашканда үзеңне ничек тотарга, ничек дөрес җавап кайтарырга кирәклеге турында сөйләде.

Ә инде кич монда «Айбагыр җегете»н сайлаячаклар. Шулай итеп, инде иртәгә без «Айбагыр җегете»нең исемен беләчәкбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев