Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Айбагыр”лыларга 70 төрле һөнәр дә аз

“Айбагыр” этносменасының һәр көне – яңалык. Лагерьда үтәчәк 18 көннәре дә минутлап язылып, планлаштырылып куелган. Бүген балалар керамика һәм балчык белән эш итәргә өйрәнделәр.

“Мирас-Наследие” этно-лагеренда гончарлык студиясе, тегү цехы да бар. Шул гончарлык студиясендә балалар өчен керамика һәм балчык эшләнмәләр ясау, махсус буяулар белән киемгә бизәкләр, язулар төшерү буенча мастер-класслар оештырылды.

Керамика һәм балчыктан эшләнмәләр ясау буенча мастер-классны Я.Емельнов исемендәге мәдәни үзәк белгече Элина Якупова үткәрде. Беренче эш итеп, “Айбагыр”лылар бу һөнәрнең үзенчәлекләре турында тыңладылар, балчыктан әйбер ясарга өйрәнделәр. Шуннан соң алар үзләренә төрле савыт-саба, вак-төяк ясап кардылар.

Ә киемгә махсус буяулар белән бизәкләр, язулар төшерү буенча мастер-классны лагерьның вожатые ­Эмилия түти үткәрде. Бу мастер-классны балалар күптәннән көткәннәр иде.

Кич белән балалар вожатый дәдәйләре һәм түтиләре белән “Ике Җондыз” конкурсында көч сынашачаклар. Бу бәйгедә һәр отряд вожатые, үз отряд балалары белән осталыкларын күрсәтергә тиеш булалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев