Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Айбагыр»лы балачак илендә

«Айбагыр» этносменасы 12нче тапкыр яшь талантларны, халкыбызның киләчәге булган балаларны үзенә җыйды.

Яшел Үзән районындагы «Мирас-Наследие» этно-лагеренда оештырылган сменага Татарстанның 14 районыннан 78 керәшен баласы килгән. «Айбагыр» турында күбрәк беләсе килү теләге тынлык бирмәгәнгә күрә, Яшел Үзәнгә юл тоттым.

Сәлам, яңа смена! 
«Этносменаны ачык дип белдерәбез!», шушы сүзләрдән соң бөтен Яшел Үзән районына ишетелерлек көчле алкышлар, девизлар, гомумән, шатлыклы авазлар яңгырады. Әйе, без сменаның ачылуына багышланган тантаналы бәйрәмгә туры килдек. Аңа кадәр балаларның ике көннәре отрядларга бүленеп, дәдәй һәм түтиләре белән танышып, шушы бәйрәмгә әзерләнеп үткән. 

Сменаны ачу тантанасы лагерьның үзәк мәйданындагы сәхнәдә уза. Балалар барысы да сары футболка һәм «Айбагыр» язулы кепка кигәннәр. Чыгыш ясарга әзерләнүче кайберләре — милли керәшен киемендә. Әлеге бәйрәмдә, бөтен эшләрен калдырып, балалар иҗатын карарга килгән хөрмәтле кунаклар да бар иде. Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, «Мирас-Наследие» этно-лагере директоры Ирина Сусликова, аның урынбасары Екатерина Филиппова, республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, шул үзәкнең бүлек җитәкчесе Ирина Муллина, белгеч Павел Александров, республика «Лето» үзәге директорының методик эш һәм цифрлаштыру буенча урынбасары Егор Ижболдин, республика керәшеннәр иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев смена ачылу тантанасында балаларга күңелле һәм файдалы ял теләделәр.

«Татарстанда 173 милләт яши, аларның һәрберсе өчен уникаль мөмкинлекләр тудырыла. Һәм ул беркемне дә аермый, киресенчә, берләштерә. Биредә менә дигән керәшен балалары җыелган, сез булдырасыз, дуслар! Бу — миллилек хисләрен арттыра торган искиткеч урын. «Айбагыр»ны оештыручыларга рәхмәт», — дип котлап үтте Ирек Шәрипов. 

Тантана котлау сүзләре, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Смена әле башланган гына булса да, «Айбагыр»дагы түти-дәдәйләр балаларның нәрсәгә сәләтле икәнен ачыклап, алар белән концерт номерлары да әзерләп өлгергән. 

«Алар белән без бәхетле!» 
Балаларның бәйрәмгә шул дәрәҗәдә җаваплы караулары, аларның вожатый дәдәйләре һәм түтиләре тырышлыгыдыр дип уйлыйм. Димәк, дәдәй һәм түтиләр балаларга мәгълүматны дөрес итеп җиткерә беләләр. Сменаның 18 көнендә дә балалар белән булып, аларның керәшен йола-гадәтләре турындагы белемнәрен арттырып, Ватанга мәхәббәт уятып, бер-берсе белән аралашырга өйрәтәчәкләр. Ба лалар үзләре яратып эндәшкәнчә, дәдәйләр һәм түтиләрнең, ягъни вожатыйларның, үз отрядларындагы кызларга һәм малайларга булган дустанә мөнәсәбәтенә сокландым. Гомердә беренче күргән балаларга ярату белән карый белү — аларның үз урыннарында булуын исбатлый. Смена дәвамында балалар белән вожатыйлар, педагог-оештыручы, координатор, чакырылган экспертлар эшлиячәк. Биредәге 3 отрядка — 6 вожатый, димәк, барысына да игътибар җитәчәк. Ял итәргә килгән һәрбер бала үзенең сәләтен, мөмкинлекләрен ача алачак. «Айбагыр»ны яратып, аңа кабат килүчеләр арасында балалар гына түгел, ә түтиләр һәм дәдәйләр дә җитәрлек. Шуларның берсе — Чистай районының Бахта авылы егете Кирилл Чернышев, ул үзе гаиләдәге 6 баланың иң олысы. Шуңа күрә балалар белән уртак тел табу җиңел аңа. Этносмена, балалар турында сүз чыгуга ук, хисләнә-хисләнә сөйли башлый. Балаларның ел саен «Айбагыр»га әйләнеп кайтуларының сере шундадыр, бәлки? 

«Мин монда инде 8 ел киләм. 10 яшьтә беренче килгән идем, менә тиздән 18 тула, мин әле дә монда. Ел саен — яңа программа, яңа йөзләр, бер дә туйдырмый. Мөмкинлек булса, елга берничә тапкыр да килер идем. Иң яхшы вожатый дәдәйләр һәм түтиләр дә "Айбагыр"да! Алар белән без бәхетле», — дип сөйләде Кирилл дәдәй отрядындагы Балык Бистәсе егете Илья Маямсин. 

Мөмкинлекләр мохите
«Айбагыр»ны үзенә сыендырган «Мирас-Наследие» этнолагеренда балаларга ял итәр өчен яхшы шартлар тудырылган. Сменада шәфкать туташы гына түгел, психолог та эшли. Балалар һәрдаим лагерь хезмәткәрләренең күзәтүе астында. Төрле спорт мәйданнары, столярлык һәм гончарлык студиясе, тегү цехы, медиа үзәге, компьютер классы, клуб, ашханә бар. Лагерьның һәр почмагы аның этно-юнәлештә эшләве турында сөйли. Шунысы мөһим, корпусларга милли бәйрәмнәр исеме бирелгән. Биналарда орнамент-бизәкләр, төрле телләрдәге язуларны күрергә була. Ә отрядларның исемнәре керәшен мәдәниятен, керәшен милли азыкларын чагылдыра. Беренче отряд — «Тәбикмәк», икенчесе — «Күзикмәк», өченчесе — «Пирмәнкә». Балаларны сәхнә осталыгы буенча мастер-класс, вокал нигезләре, «Айбагыр» чибяре һәм җегете" бәйгесе, КВН, патриотик көннәр, журналистика буенча мастер-класс һәм тагын күп кенә күңел ачулар көтә. Биредә балалар ял гына итмиләр, ә үзләре өчен бик күп файдалы яңа мәгълүмат туплыйлар. 

Иң яхшылары җыелган 
«Айбагыр»да ял итүчеләр үзләренең искиткеч энтузиазмы һәм тормышка уңай мөнәсәбәте белән игътибарны җәлеп итәләр. Алар — якты энергияле, актив, аралашучан һәм дөньяны танып белү теләге белән янучы балалар. Тантананы караганнан, үзләре белән арлашканнан һәм берникадәр вакыт күзәтеп торганнан соң шундый нәтиҗәгә килдем. Сменада керәшеннәрнең бай мирасына, тарихына һәм бүгенгесенә битараф булмаган балалар җыелган. Лагерь үзенә гашыйк итә дип әйтсәм, ялгышмам, чөнки узган елларда да "Айбагыр"да ял иткән балалар шактый күп килгән. Әле беренче мәртәбә генә килүчеләр алга таба «Айбагыр»лы көннәрне сагынып көтәрләр. Чөнки "«Айбагыр»лы матур балачакка ни җитә?

«Айбагыр»этносменасын ачу тантанасыннан фоторепортаж

Алинә ГАЛИМҖАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев