Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Айбагыр”да журналистика буенча мастер-класс булып узды

2 август “Айбагыр”лылар өчен иҗади көн буларак истә калачак. Бүген лагерьда кунакта – безнең “Туганайлар” редакциясе хезмәткәрләре. Газетабыз журналистлары масстер-класста катнашучы балалар өчен төрледән-төрле биремнәр әзерләгән иде.

Без, «Туганайлар» журналистлары үзебезнең эшебез үзенчәлекләре белән таныштыру өчен, Яшел Үзән районынының «Мирас-Наследие» этно-лагерендагы «Айбагыр» сменасына юл тоттык. «Айбагыр»да күпне белергә теләүче, һәр яңалык белән кызыксынучы балалар ял итүенә инанып кайттык.

Журналистыбыз Алинә Галимҗанова балаларга үзебезнең «Туганайлар», аны версткалау, ягъни газетаны «калып»ка салу турында аңлатты. Газета — товар һәм ул да, башка товарлар шикелле үк, кулга алып карауга ук, үзенең бизәлеше белән кешене җәлеп итәргә тиеш. Бу уңайдан, иң мөһиме — беренче бит. Чөнки ул, иң беренче булып күзгә ташлана. Алинә нәкъ менә шул беренче битне ничек дөрес итеп версткалау, язмаларны ничек урнаштыру турында аңлатты.

Газетабызның сайт редакторы Алина Кондратьева яңалыклар язу буенча мастер-класс үткәрде.

SMM белгече Олеся Дмитриева «Туганайлар»ның социаль челтәрләре һәм аларны ничек дөрес алып бару турында сөйләде.

Эчтәлекле дәресләрне тыңлаганнан соң, балалар үзләренең газеталарына исем уйлап таптылар. Һәм шунда ук аның беренче битен чыгарып карадылар. Шулай ук, үз газеталарына яңалыклар да яздылар. Балаларның иң активларына истәлекле бүләкләр тапшырылды. 1нче урын алган Дарья Дементьева — шоперга, 2нче урындагы Егор Семенов — «Туганайлар»дан истәлекле кружкага ия булды, 3нче урынны алып, Андрей Казанцев кепка отты.

Ял итүче балалар, бертавыштан, журналист буласылары килүен әйттеләр. Бу сүзләр —безнең өчен иң югары бәя!

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев