“Айбагыр”да – җырчы кунаклар
Бүген “Айбагыр” этносменасында кунакта Казан шәһәреннән “Айбагыр” халык фольклор ансамбле булган. Ял итүче балаларның көннәре милли җырулардан башланып киткән.
Сменаның бүгенге кунагы – Казан шәһәреннән “Айбагыр” халык фольклор ансамбле. Балалар кызыксынып, ансамбльнең җыруларын тыңлап, биюләрен караганнан соң, үзләренең ансамбльләре белән дә чыгыш ясаганнар.
Кичә генә лагерьда “Айбагыр җегете” конкурсы уздырылды. Биредә сменаның иң уңган, батыр керәшен җегетен ачыклаганнар. 7 катнашучы җегет арасында Илья Маямсин беренчелекне яулап, “Айбагыр җегете-2023” титулына ия булган. Илья үзе Балык Бистәсеннән.
Спорт турында да онытмыйлар биредә. Төштән соң балалар өчен футбол турниры оештырыла. Ә кич белән инде “Айбагыр”лылырны такмаклар бәйгесе көтә. Һәр отряд “Иң оста такмак әйтүчеләр” титулы өчен ярышачак. Җиңүчеләрнең кайсы отрядтагылар икәнен иртәгә хәбәр итәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев