Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Айбагыр»да ял итүче балалар өчен көндә яңа мастер-класс каралган

Керәшен балаларын үзенә җыйган «Айбагыр» этносменасында төрле мастер-класслар дәвам итә.

Лагерьдә вожатый булып эшләүче дәдәйләр һәм түтиләр арасында төрле өлкә экспертлары бар. Бу — балалар өчен бик уңайлы. Вожатыйлар һәм чакырылган кунаклар балалар өчен көндә төрле мастер-класслар үткәрәчәк. 

Бүген дә егетләр һәм кызларны кызыклы мастер-класслар көтә, шуларның берсе – керәшен биюләре. Чакырылган кунак – Юлия Габдрахманова «Айбагыр»лыларга керәшен биюләре турында сөйлиячәк һәм төп хәрәкәтләрен өйрәтәчәк. Балалар керәшен биюләре белән инде таныш булсалар да, элемнтларны дөрес итеп башкарырга өйрәнү алар өчен бик кызык. 

Тагын бер кызыклы мастер-классны «Айбагыр»лыларның дәдәйләре – Николай әзерләгән. Ул балаларга керәшен җыруы буенча дәрес үткәрәчәк. Шулай ук, ул вокал нигезләре турында сөйләп, ял итүчеләргә төрле күнегүләр күрсәтәчәк. Ә кич белән балаларны такмаклар баттлы көтәчәк.

Кичә узган «Айбагыр җегете» бәйгесенең җиңүчесе дә билгеле. 9 батыр, уңган егет арасында иң-иңе итеп, Тукай районы егете Макар Саттаров билгеләнде. 

Шулай ук, аерым номинациядә җиңүчеләрне дә бүләкләп уздылар:

Арсений Степанов –  «Тыйнак җегетебез»

Радик Гайнетдинов –  «Тырышчан җегетебез»

Андрей Казанцев –  «Җор телле җегетебез»

Матвей Асанов – «Иң кыю җегетебез»

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Порфирий Карамзин – «Хәрәкәтчән җегетебез»

Никита Демидов –  «Кызларның җөрәкләрен җаулаучы»

Арсений Гаврилов – «Керәшен җанлы җегетебез»

Авдей Шерстнев –  «Иң тәртипле җегетебез»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев