Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Айбагыр» лагерена гаризалар кабул итү башланды

23 июльдән 9 августка кадәр узачак “Айбагыр” этносменасы керәшен балалары өчен оештырыла.

«Айбагыр» этносменасы Яшел Үзән районында урнашкан «Мирас-Наследие» лагере базасында уза. Ул быел 13нче тапкыр 10-18 яшьлек балалар өчен үз ишекләрен ачачак.

«Мирас-Наследие» этнокультура лагеренда балаларның ялы өчен тиешле уңайлыклар тудырылган, заманча спорт мәйданчыгы, осталар шәһәрчеге, ашханә бар.

Биредә балалар керәшеннәрнең тарихын һәм традициясен өйрәнәләр. Төрле конкурсларда, мастер-классларда һәм башка чараларда катнашалар. Экспортлар, танылган кешеләр белән очрашалар. 18 көнлек бер путёвка бәясе субсидия бәясен исәпкә алып - 16 200 сум.

«Айбагыр»га бару өчен, ата-анасы яки бала үзе 31 майга кадәр онлайн-анкета тутырып җибәрергә тиеш.  5 июньдә – лагерьга баручы балалар списогы билгеле булачак һәм якын арада көннәрендә түләүне башкарырга кирәк.

Онлайн-анкетаны шушында басып тутыра аласыз.

Кызыксындырган сораулар буенча «Айбагыр» сменасы координаторы Аида Тукачовага тел.: +7 919 623-66-28 мөрәҗәгать итәргә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев