«Айбагыр» этносменасы ахырына якынлашты
8 августта 18 көн дәвамында балаларны үз кочагында тоткан, тәрбияләгән «Айбагыр» этносменасы ахырына якынлашты.
Әле күптән түгел генә балалар, кунаклар сменаның ачылу тантанасына җыелган иде, ә бүген инде соңгы көн. Беренче көннәрдә кечрәк балалар әти-әниләрен сагынып еласалар, бүген алар кайтасы, дуслары белән аерыласы килмәгәнгә күз яшьләрен түгәләр.
Тантана башлангач та, «Айбагыр җегете» һәм «Айбагыр чибәре» тантаналы рәвештә сменаны ябып, «Айбагыр» флагын төшерделәр.
Тантана барышында
Сменаның ябылу тантанасына килгән кунаклар арасында Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Лето» республика үзәге директоры Ильдар Давлетчин, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, фольклорчы, этнограф Геннадий Макаров та бар иде.
— Шушы җирдә ял итә алуыгыз белән сез бик бәхетле. Чыннан да, монда балаларга сыйфатлы ял өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Монда бер генә тапкыр булган бала юктыр, чөнки ел саен лагерьның әйбәт икәнен күреп, әйләнеп кайтучылар бик күп. Үзегез өчен бик күп файдалы мәгълүмат, ел буена җитәрлек эмоцияләр, яңа дуслар тапканыгызга бер шигем юк. Тәүлек буе янәшәгездә булган вожатыйларыгызга зур рәхмәт, — дип сәламләде Ринат Садыйков.
«Мирас-Наследие» лагере иң матур, тиз үсеш ала торган кунакчыл Яшел Үзән районында урнашкан. Район администрациясе һәрдаим булышып тора.
— Яңа уку елына җитәрлек көч туплап кайтып китәсездер, дип өметләнәм. Киләсе елда да көтеп калабыз сезне, балалар, — дип әйтте Михаил Афанасьев.
Татарстанда бик күп милләтләр яши: татарлар, руслар, керәшеннәр, чувашлар, марыйлар һәм тагын бик күп башкалар. Ә «Мирас-Наследие» лагере Татарстанда гына түгел, Россиядә дә беренче шундый этномәдәни лагерь.
— Бу лагерьның төп максатларынын берсе — туган телне, йола-гадәтләрне, тарихны саклау. Бу лагерь, чыннан да, уникаль, — дип әйтте Ренат Вәлиуллин.
«Питрау» мәйданчыгы барлыкка килде
«Мирас-Наследие» лагере территориясендә һәр милләтнең бәйрәмнәре белән аталган почмаклар бар: Уяв, Нәүрүз, Сабантуй, Каравон. Һәм менә быел, лагерьның ябылу тантанасы барышында «Питрау» мәйданчыгын да ачтылар. Ул зур спорт-площадкасында урнашты.
Килгән кунакларны «Айбагыр»да ял итүче балалар нәкъ менә шушы мәйданчыкта думбрада уйнап, җыру белән каршы алдылар. Шулай ук, «Кулҗаулык» биюен дә башкардылар.
— Без шушы «Мирас-Наследие» лагереның төзекләндерелүен бик озак көттек. Һәм ниһаять инде 3 ел «Айбагыр» лагере балалары биредә ял итә. Чыннан да, балалар өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Быел үзебезнең керәшен почмагы да барлыкка килде. Ничек сөенмисең инде моңа?! Игътибар иткән булсагыз, смена Питрау бәйрәменнән соң башлана. Чөнки, монда ял итүче балалар, Питрау бәйрәмендә актив катнаша. Аларның дәдәйләре һәм түтиләре дә оештыручылар, «Кряшен Чибяр»ләре. Шуңа да, монда актив балалар җыелуы очраклы түгел, — дип сөйләде Людмила Даниловна.
«Айбагыр»да инде берничә ел рәттән ял итүче балалар да шактый. Шундыйларның берсе, Казан шәһәреннән килгән 1нче отрядта ял итүче Кристина Грибакова.
– Лагерь бик ошады. Һәр елдагыча бөтен нечкәлекләренә кадәр уйланылган. Дәдәй, түтиләребез безнең иң якын дусларыбызга әйләнделәр. Без барыбыз да бер гаилә инде. Алла Боерса, мин монда вожатый буларак та киләчәкмен.
Тантана, күмәкләшеп, «Безнең ил» керәшен гимнын башкару белән тәмамладнды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев