Аграфена Васильева: "Үзем үскән өй сагындыра"
Үскән чагында барча кыз бала артист булып балку турында хыялланса да, сәхнә тормышы бик сирәкләрне генә үзенә кабул итә. Аграфена – шул сирәкләрнең берсе...
Татарстанның танылган артисты Аграфена Васильева бүгенге көндә Казанның Идел буе районы сәнгать мәктәбендә балаларга милли театр дәресләре бирә, аларны актерлык осталыгына өйрәтә. Аны республика халкы, узган гасырның туксанынчы елларында Татарстан дәүләт радиосында «Арумысез, керәшен карендәшләр» тапшыруын алып баручы буларак та белә. Ул елларда Аграфенаның хезмәте Татарстан журналистлар берлегенең олы бүләге – «Бәллүр каләм» белән бәяләнә...
Аграфена Васильева туган авылы Келәтленең Питрау җыеннарын алып барырга да вакыт таба әле. Теле телгә йокмаучы, шаян сүзле артистка читтән генә сокланып карап, «бар соң дөньяның бәхетле, йөзеннән елмаю китми торган бер борчусыз кешеләре», дип кызыгучылар аз булмыйдыр. Үскән чагында барча кыз бала артист булып балку турында хыялланса да, сәхнә тормышы бик сирәкләрне генә үзенә кабул итә. Аграфена – шул сирәкләрнең берсе...
Аның беренче җитди роле – «Казан сөлге»сендәге Саҗидә. Сыгылмалы буй-сынлы, сәхнәдә күбәләктәй бөтерелүче кыз. Киң ак күлмәге итәге астыннан озын балаклы ак ыштаны күренеп торган Саҗидәне керәшен кызы Аграфена шулкадәр дә оста уйный, әйтерсең, татар авылында мәзин өендә үскән. Шул җитди роле аны, соңыннан Камалдан китәргә үк мәҗбүр итә. «Казан сөлгесе» кат-кат уйналган бер чакта, афишада «Саҗидә ролендә – Рушания Василова» дип язганнар. Моны кемдер Аграфенага җиткерә. «Кереп киттем. Ата-баба кушкан исемнән ваз кичмим, Аграфена дип языгыз дим. Ничек кирәк дип саныйбыз, шулай язабыз, дип утыралар. Әй, хурландым», – дип сөйли Аграфена.
Сәхнә баскычлары буйлап танылу биеклегенә күтәрелү турында хыяллангандыр ул керәшен кызы, хыялланмый булмас. Әмма үз исемен башкасына алмаштыруны җаны кабул итми, асылына тугры кала. Шуңа да сәхнәдә икенче пландагы рольләр башкарырга туры килә аңа...
Әмма талант, диңгез төбендәге энҗедәй, үз вакыты җиткәч, барыбер, күренә, бәяләнә ул. Татарстанның Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә оештырылган «KAZAN» театральләштерелгән фольклор тамашасы өчен артистлар, җырчылар сайлап алу кастингында 200 кеше арасыннан Аграфенага бәхет елмая. Риваятьләргә нигезләнгән һәм мәҗүсилектән башланып, Болгар, Казан ханлыкларын гәүдәләндергән, хәзерге заманны да яктырткан ул шоу-тамашада Туйбикә ролен Аграфена башкара.
«Туган авылым» комплексында «KAZAN»ны караганда, риваятьләрне бәян итүче Туйбикә-Аграфенаның тамашачы дикъкатен һич читкә юнәлттермичә, сәгатьтән артык шоуга тартып тора алуына сокланып утырдым. Халкыбызның данлы да, фаҗигале дә тарихи үткәннәре хакында Туйбикә монологлары, җыр-биюләр аша сөйли торган бу шоуны Европаның теләсә кайсы шәһәрендә күрсәтергә булыр иде. Ул көнне «Туган авылым»а килгән Колумбия туристлары урыс телендә барган спектакльнең инглиз теленә тәрҗемәсе белән экранда танышып бардылар. Үз тәэсирләрен, соңыннан, тәрҗемәче аша артистларга да җиткерделәр. Хәтта әле аларга сувенирларга кадәр өләштеләр. Туйбикә-Аграфенага, аерым ихтирам йөзеннән, үз милли бизәкләре төшкән япанча, баш киеменә кадәр бүләк иттеләр...
Туристларның сорауларыннан коллективтагы иҗатташлары аптырабрак калгач та, Аграфена үз шаянлыгы белән, тиз генә сүзне башка якка юнәлтте. Тапкырлык, сүз уйнату Келәтле кешеләренә хас нәрсә. Әле элегрәк, авылга кайткач, үзләреннән өй аша гына торган түти – Гәрәч Кәтрие белән исәнләшә ул.
– Син кем әле, – дип сорый Кәтри түти.
– Аграфена.
– Исемеңне беләм, кем икәнеңне әйт.
– Бүре Бәчелие кызы Марҗук белән Җабалак Симунының Унтун кызы Гөрпинә булам.
– Баштук шулай диләр аны...
Аграфена, «Татарстан яшьләре»ндә эшләгән журналист, шагыйрә, җырчы Флера Низамованың үзенә багышлап язган шаян шигырен ничәмә-ничә еллар сәхнәдә укып, тамашачыны көлдерә:
Озынборын тауларыннан
Сызгырып төшкәнгәме,
Келәтле чишмәләренең
Саф суын эчкәнгәме,
Чибәрлегең чиктән ашкан.
Сүз җитми сүрәтләргә,
Рәсемеңне, иконадай,
Эләрлек келәтләргә.
Кашларың – ат дугасыдай,
Күкәйдәй ак тешләрең,
Сәнәктәй тырпаеп тора
Буяган керфекләрең.
Күзләрең шундый тирәннәр,
Җитәм димә төбенә.
Тиңләргә мөмкин аларны
Тирән Мукшы күленә!
Бик гүзәл аякларың да,
Шалкандай ап-ак кулың.
Химзавод торбасыдай төз
Синең матур борының.
Кем әйткән ул, «керәшен, – дип –
Керәле дә чыгалы».
Чибәрлекләрең өстенә,
Акылың да тулы тагы!
Һәм талантың хакында да
Әйтү кирәк ахырда.
Бәяләр сине, бәяләр
Милләт ...теге гасырда!
Күрәсең, Казанда яшәсә дә, җаны Келәтледә калган Аграфена үзенең дусты Флерага да туган авылы турында бик еш сөйләгән.
Әле хәзер дә ул авылдагы элекке күрше-тирәсен сагынып искә төшерә:
– Үзебезнең яктагы пуҗымнардан, Гәрәч Кәтрие белән Җәмәлкәләр арасында, без үскәндә бер генә тәрәзәле кечкенә йортта күзе күрер-күрмәс Пашук дәдәй торды. Нәнә Николаеның туганы ул. Без аңа үзебезнең түбән бакчадагы коедан сулар алып кереп бирә идек. Җитешкәндә чишмәдән дә алып кайта идек.
Бездән сул якта, Кируш дәдәй Савельевның бертуганы Гөрпи түти үзенең анасы Ләксандра әби белән яшәде. Гөрпи түтинең Түбән Камада шәфкать туташы булып эшләүче кызы Лиза (авылдагы бар кеше дә аның ярдәмен тоя иде) белән кияүләре Анатолий гел кайтып йөрделәр. Аларның уллары Андрей һәм Антон авылда, әбиләре янында үстеләр.
Гөрпи түтиләрдән соң Мәтүр түтиләр пуҗымы иде. Балалары – Саңка һәм Палук. Саңка хәзер инеш аша гына йорт җиткергән. Ул урында без бәләкәй чакта Питрау җыены була иде.
Мәтүр түтиләрдән соң – Тимкәләр пуҗымы. Аларның балалары – олы уллары (исеме хәтердән чыккан), Кулә дәдәй, Зинай түти.
Иң кырый бәләкәй генә өйдә Куян Аудые ялгыз яшәде. Ул карчыкның бакчасы тотылмаган, дуңгызлары бик күп иде. Кырыс карчык иде ул.
...Туган-үскән җир сагындыра. Үзем үскән өй сагындыра. Олыгая барган саен, балачак хатирәләре яңара. Кайткан саен өй почмагына барам да, кочакларымны җәеп, туган өйгә сыенам. Җаным җылынып, күңелемә ниндидер бер илаһи көч иңгәнен тоям. Без бәләкәй чакта үзебезнең кое суын эчеп үстек. Җаем, мөмкинлегем булса, шул коены яңартырга исәпләп торам...
Арафена ниятләп тотынса, ул коены яңартыр, яңартмый калмас. Бары тик йөрәгендә яшәү уты очкынланып янсын да, иҗат ялкыны дөрләсен һәм күңеленнән үзенә генә хас шигъри хисләре ургысын:
Син кем диеп, сорыйсызмы миннән,
Мин дә сезнең төсле: мәңгелектән,
Зәңгәр күктән, кара җирдән, үзле балчыктан,
Озын-озак үткән балачактан,
Әкрен генә үткән үсмер чактан,
Бик тиз үтеп киткән яшьлектән,
Ашыгып атлап барган бүгенгедән,
Гомер дигән гүзәл мизгелдән.
Мин дә сезнең төсле...
Моратова, Ф. М. Мәңге җәшә, Келәтле! – Казан: «Идел-Пресс», 2018. – 320 б.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев