Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Агаповлар һәм Пасыевлар - бер тамырдан

Мамадыш ягындагы Владимир авылы белән Зәй районындагы Сәвәләйне туганлык җепләре бәйли.

«Эх Сәвәләй, Сәвәләй,
Ерак түгел бездән Зәй.
Көймә белән кайтыр идем, 
Инешебез бәләкәй…

Әнә шулай дип җырлаганнардыр безнең уладимерлеләр туган авылларын сагынудан үзәкләре өзелеп», — дип язар идем мин, әгәр бу җыр халыкныкы булса. Сүз дә юк, Татарстанның халык артисты Виталий Агаповның күңелендә туган бу җырның дөньяга килүенә Ходай үзе булышкандыр, шуңа да ул күпләр тарафыннан яратылып, халык җыры итеп кабул ителгәндер. Кем белгән, әллә борынгы бабаларыбызның сагышларын авторга җиткерергә насыйп булды микән? Аралары шактый ерак Мамадыш районының Владимир — халык телендәгечә әйтсәк, Уладимер авылы белән Зәй районындагы Сәвәләй авылы арасында нинди бәйләнеш булырга мөмкин? Кызык бит... Хәзер тәртибе белән сөйлим. 

2018 ел иде. Башкортстанда яшәүче дустым, туган төбәкне өйрәнүче буларак күпләргә билгеле Валерий Зарубин шалтырата (2010 елдан бирле аралашканга, аны дустым дип атарга хакым бар): «Семёновна, бер кызык нәрсәгә тап булдым бит әле, Сәвәләй документларын өйрәнгәндә, бу авылга керәшеннәрне Малый Берсуттан китергәннәрен белдем. 1762 елның 3нче ревизия документлары нигезендә (дело 1206, 304нче-311нче битләр) Сәвәләйдә чувашлар яшәгән һәм бу авылга Кече Берсуттан 12 семья (44 ир-ат һәм 36 хатын кыз) китерелгән, Сәвәләй керәшеннәре сезнекеләр булып чыга бит әле монда». (Аның белән сөйләшкәнне, дөрес, телефонга яздырып бармадым, «Туганайлар» сайтында 5.01.2022 елда куелган Валерий Зарубин язмасы белән дөресләдем.)

Малый, ягъни Кече Берсут — Владимир авылының борынгы рәсми исеме. Нәсел агачын ясаганда үзебезнең Пасыевлар нәселеннән дә Сәвәләйгә китүчеләр барлыгын белә идем. 10нчы буын булса да, минем дә туганнарым бар бит Сәвәләйдә... 

Күпмедер вакыт узгач, Виталий Агаповның да нәсел агачын ясый Валерий Георгиевич. Тагын телефоннан сөйләшәбез: «Лидия, Агаповлар нәселе дә Малый Берсутка барып тоташа бит. Виталий Васильевич үзе дә ышанырга да, ышанмаска да белми, неужели, Владимир авылы безнекеннән дә борынгырак инде, мин Сәвәйләйне борынгырак дип уйлый идем», — ди. Ләкин документлар киресен күрсәтә. Мин шаккатып: «Валерий, күңелем сизә, Виталий Васильевичлар — безнеке. Әти ягыннан — бабайлардан, Пасыевлардан булырга тиеш, карыйк әле әйбәтләп», — дим. «Карадым инде, юк, сезнеке түгел», — дип көлә Зарубин. Ярар, булмаса булмый инде, тарихи фактларга каршы барып буламыни?!

Ике-өч ел вакыт үткәч, әтинең әнисе — әби ягыннан да нәсел агачын ясадык. Эшен бетереп, таблицага салгач, Валерий Зарубинга рәхмәт әйтеп шалтыратам. Ул: «Тәки сезнеке, син әйткәнчә әтиләреңнеке булып чыкты бит Агаповлар, дөрес сизгәнсең син», — дип көлә. Агаповларныкы белән кушылып, аңлатып язылган нәсел агачының таблицасын да җибәрә. 

Таблицага күз салсак, документларга кергән иң беренче уртак бабабызның исеме Пётр булган. Якынча 1650 елларда Малый Берсутта туган. Аның улы Степанның туган елы конкрет билгеле — 1675, Степанның улы Иван 1695елгы, Менә Иванның уллары төрле якка аерыла. Роман исемлесе (1727 елда туган, хатыны Анна — Өчнаратныкы) Малый Берсутта калган — нәсел агачындагы бу бабайдан чыккан ботак безнең якка китә; ә Алексей исемлесенең (1729 елда туган, Әрнәш кызы Дарьяга өйләнгән) 1750 елгы беренче балалары инде Сәвәләйдә туган, бу бабабыз ботагы — Виталий Агаповлар нәселе ягы. Алар ягында 4 буыннан соң (исемнәрен язып тормыйм), Виталий Васильевичларга фамилия биргән бабасы Агап Маркелович (1834 елгы) туган. 

Менә шундый тарих... Борынгы документларга күз салсак, элекке заманда күченеп йөрүләр бик күп булган. Тик торганда гына кузгалып йөрмәгәндер инде халык, китәчәк җирләрендә яхшырак яшәячәкләренә ышандырганнардыр, берникадәр өстенлекләр дә биргәннәрдер. Дөрес, бәхет эзләп чыгып китүчесе дә булмый калмагандыр, җир мәсьәләсе дә мөһим роль уйнагандыр. Владимирдан 140-150 чакрым ераклыктагы Сәвәләйгә күченеп китү, уйлап карасаң, бик зур сынау булган. Беренчедән, күченеп киткән кеше гомерлеккә киткәнен белгән, туган авылына кайтып килә дә алмаган. Икенчедән, гади крестьян атлар тота алмаган инде, атка да шактый ерак юл бит. Бәлки ару гына тормыш корып җибәреп, киткәннәренә риза булып та яшәгәннәрдер, тик шулай да туган җир сагындырмый калмагандыр... Бу тарихны белгәннән бирле Сәвәләй турында язылганнарны кызыксынып укып барам мин, хәзер үзебезнекеләр икәнен беләм чөнки. Күптән түгел генә менә нәрсәгә игътибар иттем әле. 

«Туганайлар» сайтында «Сәвәләйдә боламык бәйрәме узган» дигән хәбәр укыдым. (1.07.2024) Газетабыз журналисты Фрида Вәлитова: «Сәвәләй — Зәй районында керәшен традицияләрендәге «Боламык бәйрәме»н саклап килүче бердәнбер авыл. Боламык бәйрәменең икенче исеме Чүк дип атала. Сәвәләйләр «Боламык бәйрәме»н Тройсыннан соң уздыралар. Элек бу бәйрәмне Зәй елгасы буенда бәйрәм иткәннәр», дип яза. Күр әле, нәкъ Уладимердәгечә! Анда да ел саен «Боламык бәйрәме» ясыйлар, төрле ярмаларны кушып, ботка пешерәләр. Тик исемен генә «Корман» дип йөртәләр, чөнки тавыклар суеп, аш та пешерелә (элек сарык, олы мал да суйганнар) . Владимирда да елга буенда уздыралар аны. Биредә дә Трочыннан соң үтә ул. (Бездә бу бәйрәмнең исеме шулай әйтелә.) Әбиләрнең Чүк дип сөйләшкәннәрен дә беләм. Чүк итү — корылык вакытында яңгыр яусын дип, ботка пешереп, су сибешү йоласы ул. Сәвәйләйгә бу йоланы Уладимердән алып китмәгәннәрдер дип, я, кем әйтә ала?! Шуңа да районда шушы авылда гына сакландымы икән әллә ул?

Безнекеләр Сәвәләйдәге Агаповлар белән бер нәселдән булгач, туганнарым турында да язып үтим әле. (Агаповларның әби-бабаларын белмим бит әлегә.)

Минем Анна әбиләрнең кушаматы Наналар булган. (Нәсел җепләре Сәвәләйгә киткән әбиләр) 1879 елда туган карт әбиемнең исеме Александра булса да, шундый кушамат такканнар аңа. (Керәшен кушамат тагарга оста бит инде ул.) Нана әбинең уллары Пётр белән Кирилл (үз әбием белән бертуганнар) авылда гына түгел, тирә-юньдә данлыклы гармунчылар булган. Гармунчылар гына да түгел әле, гармун ясау осталары да. Кунакларда, Трочыннарда җырлаган җырларын әле дә сокланып сөйли ата-аналарыннан ишетеп калган өлкән буын вәкилләре. Халык хәтерендә сакланганнары да бар. Әйтик, «Асыл безнең ил» җырын Татарстанның атказанган артисты Елена Григорьева безнең туганнар мирасы икәнен белеп җырлый. Әби бу дәдәләре Кече авылның (Кече Сон) Заһидулла Яруллин белән дуслар булуы турында горурланып сөйли торган иде. Нана әбинең Семён исемле малае гармунчы булуы өстенә, көче белән дә аерылып торган. Җыеннарда халыкны теше белән бер капчык икмәк, иңбашына ат күтәреп шаккатыра алган. Сәламәтлегенә көч килгәннән түгел, япь-яшь килеш салкын тиеп үлгән ул. Каберләре дә Нана әбинеке белән янәшә. Шуның хөрмәтенә, әтигә дә Семён исеме куштырган Александра-Нана әби. Боларны музыка сәләтенең нәселдән килгәнен күрсәтү өчен яздым. Чынлап та шулай бит, уйлап карасаң?!

Үземнең әти — Владимир авылында туып-үскән Семен Иванович Пасыев данлыклы баянчы, гармунчы иде, быел гүр иясе булды. Усали мәктәбендә гомере буе музыка укытты, ул оештырган һәм 3-4 тавышка җырлый торган хорлар белән, 60нчы, 70нче елларда гына түгел, хәзер дә ничә мәктәп кенә мактана ала икән! Күп тавышка җырлый торган кызлар ансамбле белән кайларда гына чыгыш ясамадылар?! Ә үзебезнең мәктәптә татар теле укыткан әнием бик матур җырлады. Пасыевлар Казан сәхнәләрендә чыгыш ясаудан кайтып та кермәделәр дисәм, якташлар алдашырга ирек бирмәс. Мәскәүдә дә чыгыш ясаганнары булды. Ерак дәдәләренең оста гармунчы булулары белән бик горурлана иде әти.

Агаповлар нәселендә дә әллә нинди сәләтле кешеләр булуында бер шигем юк. Алар белән очрашканда бер сөйләшербез әле, Алла боерса! 
Миңа кызык тоелган тагын бер хәл. Без белмәсәк тә, Ходай барысын да белеп, күреп тора бит ул. 90нчы елларда культура йортына концерт куярга килгәч, безнең йортка — Усалидагы бердәнбер керәшеннәргә — чәй эчәргә кереп чыга Виталий Васильевич. (Туганнан туышкан энем Агапов группасында җырлый иде.) Минем әти-әниемне дә хәтерли ул. Баяннарда уйнап, җырлашып утырганнар. Ул вакытта берсе дә үзләренең 9нчы буын туганнар икәнен башына да китермәгән инде, ә Ходай очраштырган!

Ә без хәзер туганнар икәнебезне беләбез. Казанда конференциядә очрашкач, шаярырга яратучы Виталий Агапов: «Әле ярый, мин булган синең туганың, Сәвәләйдә кемне белер идең инде син? Менә хәзер минем туганым — Татарстанның халык артисты Виталий Агапов дип, мактанып йөрерсең», — дип көлә. Мактанырмын да шул! Үзе белән дә, баянчы уллары белән дә мактанмаслыкмыни?! 

Лидия Пасыева, 
Мамадыш районының Усали мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев