Әфган сугышы ветераннары истәлекләреннән
Ике иптәшне уртак мәнфәгатьләр генә түгел, кече ватаннары да берләштерә. Алар хәрби бурычларын үтәргә дә бервакытта киткәннәр. Армиягә киткәнче автомәктәптә укыганда танышканнар, шунда дуслашканнар. Хәзер икесенә дә 60 яшь.
«Хәрби операцияләргә бардык»
Василий Әлбәдендә туып-үсә, ул өч малай арасында уртанчы бала була.
— Без яшьтән үк армиядә хезмәт итәргә әзерләндек, — дип искә ала Василий Николаевич. — Югары сыйныфларда күрше Күн авылында укыдык, мәктәпкә җәяү, кайвакыт велосипедта яки чаңгыда бара идек. Спорт белән шөгыльләндек, мин берничә тапкыр 1500 һәм 3000 метр арага йөгерү буенча район чемпионы булдым. Хезмәт иткән егетләрдән солдат тормышы турында кызыксындык. Без Әфганстандагы сугыш турында ишеттек, әмма үзебез анда булмаган килеш, сугышның нәрсә икәнен күз алдына да китерә алмадык, — ди ул.
1982 елның 28 мартында питрәчлеләр повестка алалар һәм берничә көннән инде Кыргызстанда булалар, ә ике айдан соң Әфганстанга барып җитәләр.
— Безне вертолет белән алып килделәр, бөтен егетләр диярлек Татарстаннан иде. Шул ук вертолетта дембельләр очты. «9 рота» фильмындагы кебек бер мизгел булды. Татарстаннан яшь солдатлар икәнебезне белгәч, дембельләрнең берсе: «Питрәч районыннан кем дә булса бармы?» — дип сорады. Без Әлбәден, Күн һәм Янсуар авылыннан булуыбызны әйттек. Ул Шәледән Әмир Хәсәнов иде, безгә кайда хезмәт итәргә туры киләчәген аңлатты, — дип сөйләде Василий Ильин.
Әфганстандагы беренче вакытлар кызу көннәре, көчле тузаннары белән исендә калган. Беренче көнне палаткаларда йоклыйлар, икенче көнне егетләрне хәрби частьләргә бүләләр. Дуслар шулай аерылышалар. Василий Ильин Кундуз провинциясенә мотоукчы гаскәрләренә эләгә, анда пулеметчы булып хезмәт итә.
— Без елга аша күперне сакладык, — дип сөйли ул. — Берничә тапкыр хәрби операцияләргә бардык. 1984 елның 24 гыйнварында без сакта тордык, кинәт дошман һөҗүм итте. Алар безгә бик якын иде, өч йөздүрт йөз метр ераклыкта гына. Без оборонага бастык, әмма берничә иптәшебезне югалттык. Сугыш егерме минут дәвам итте, безнең артиллерия дошманны юкка чыгарды, — диде ветеран.
Ике елга якын хезмәт итә. Әфган җиреннән ул 1984 елның 4 июлендә чыга. Данлыклы Хайратон күпере аша уза.
— Безне чик сакчылары озата барды һәм вертолет белән без Союзга кайттык. Безгә 150шәр сум акча бирделәр, биш тәүлектән соң мин инде өйдә идем, — диде ул.
Аны гаиләсе каршы ала: әтисе Николай Васильевич, әнисе Елизавета Антоновна һәм бертуганнары. Әтиәнисе, әлбәттә, Васяның үз Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп, исәнсау кайтуына шатланалар һәм аның белән горурланалар. Ильиннарның өч уллары да армиядә хезмәт иткән: олы уллары Дмитрий 1980-1982 елларда Әстерхан өлкәсендә, кече уллары Валентин 1984-1986 елларда Саратов өлкәсендә, Чернобыль авариясен бетерүдә катнаша. Шулай килеп чыга, өч бертуган бер-берсе белән 6 елдан соң гына күрешәләр.
Берникадәр вакыт ял иткәннән соң Василий Николаевич Казанга китә, вахта автобусы йөртүчесе булып урнаша. Ул хәзер дә шофер булып эшли, Казанда яши, туган авылында йорт төзегән, ял көннәрендә Әлбәденгә кайта. 1987 елда Кәвәл авылыннан Мария Григорьевна исемле кызга өйләнә, аның белән Сабантуйда таныша. Ир белән хатын ике малай — Максим һәм Николайны тәрбияләп үстерәләр.
«Курку хисе булмады»
Кайтканнан соң беренче вакытларда Әфганстан аларның төшләренә кереп йөдәткән, һәр кыштырдаган тавышка да уянып, автомат эзли башлыйлар... Инде кырык елга якын вакыт узган, ә бу сугыш — коточкыч төш кебек. Егетләр бергә җыелганда, Әфганстандагы кырыс елларны, аның тауларын һәм кәрваннарын искә төшерәләр.
Михаил Яковлев Янсуарда туыпүскән. Мәктәптә укыганда спорт белән шөгыльләнә, нигездә, гимнастика һәм авыр атлетика белән. Әфганстанда Пули-Хумри провинциясендә автомобиль гаскәрләрендә хезмәт итә, «Урал» йөртүчесе була. Аның машинасы техярдәм кебек була, алар сугыш вакытында зыян күргән машиналарны ремонтка илтәләр. Беренче тапкыр чыкканда ук аларның колоннасы дошманнар засадасында кала. Көрәшергә һәм сакланырга туры килә, ярты сәгать каршы торганнар, танклар һәм бронемашиналар ярдәмгә килеп өлгерәләр.
— Курыкмадык, — ди Михаил Васильевич. — Әйе, атыш, пулялар сызгыруы, шартлау тавышлары, әмма иптәшләрне, үзеңне, сугыш техникасын сакларга кирәк иде. 1983 елның гыйнварында булган тагын бер истә калган очрак. 3500 метр биеклектәге таулар аша Саланг юлын уздык, Кабул ягына таба машиналар артыннан бардык. Андагы кар, көчле салкыннарны мин гомеремдә беренче тапкыр күрдем. Без тоннельдә засадага эләктек, һөҗүмне кире кактык, карны шартлаттык, юлны чистарттык, билгеләнгән урынга барып җиттек һәм хәрби бурычны үтәдек. Дембель алдыннан да засадага эләктек. Ләкин командирларның оста эш йөртүләре һәм вакытында ярдәм итүләре аркасында, һәрвакыт авыр хәлләрдән чыгу юлын таптык. Без үз тормышыбызны куркыныч астына куйдык, әмма үлемнән курыкмадык, үз бурычыбызны намус белән үтәдек, — дип билгеләп үтте ул.
Туган авылына кайтканнан соң озак та үтми Михаил Васильевич та Казанга китә, шулай ук гомер буе шофер булып эшли. Биш ел элек Питрәчкә күченә, йорт төзи, МЧС126 янгын сүндерү машинасы шоферы булып урнаша. Авылдашы Лилия Филипповнага өйләнгән, алар ике малай — Евгений һәм Данилны тәрбияләп үстергәннәр.
Василий Ильин һәм Михаил Яковлев һәвәскәр балыкчылар, ялларын яраткан шөгыльләренә багышлыйлар. Бу аңлашыла да, чөнки икесе дә Мишә буенда үскәннәр һәм балачактан ук балык тотарга яратканнар, бигрәк тә аларга кышкы балык тоту ошый. Алар еш кына хезмәттәшләре Күннән Фирдүс Галиев, Янсуардан Василий Медведев белән очрашалар, алар бер-берсе белән якында гына хезмәт иткәннәр һәм Әфганстанда очрашканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев