Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әбиләр чуагы кайчан булачагы билгеле

Быел әбиләр чуагы Татарстанга сентябрьнең икенче ункөнлегеннән дә иртә килмәячәк. Бу хакта Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте.

«Көз башында көзге һава торышының бер-ике атнасыннан соң җылы көннәр килгән чорны еш кына әбиләр чуагы дип атыйлар. Көз башында Атлантик океан өстендә циркуляцияле Азор антициклоны көчәя. Аның җылытылган һава массалары континент эченә җылы алып килә, шул исәптән Татарстанга да», — ди ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, «быел яшь әбиләр чуагы булмаячак». Яшь дип августның соңгы көннәрендә — сентябрьнең беренче декадасында булган әбиләр чуагын әйтәләр.

«Җәйге җылы әле артка чигенмәде. Сентябрьнең беренче декадасында һава торышы климат нормасына якын дип фаразлана. Шулай итеп, әбиләр чуагын без сентябрьнең икенче ункөнлегеннән дә иртәрәк көтмибез», — дип билгеләп үтә Әүхәдиев.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев