Абакаевларны укытучылар династиясе буларак хөрмәтләделәр
Абакаевлар нәселендә укытучылар династиянең гомуми эш стажы – 304 ел.
Казандагы «Казан» гаилә үзәге — гаиләләр кору урыны гына түгел, ә төрле чаралар уздыру мәйданчыгы да. 8 октябрьдә монда укытучылар династиясен тәбрикләү чарасы узды. Мондый гаиләләр безнең карендәшләребез арасында да аз түгел. Аларның фамилияләре төрле яшьтәге кешеләргә яхшы таныш. Укытучылар династияләренең гомуми стажлары уннарча гына түгел, йөзләрчә ел белән исәпләнә. Казандагы «Казан» гаилә үзәгенә җыелган нәкъ менә шундый гаиләләр адресына хөрмәтләү һәм сайлаган һөнәрләренә тугры калганнары өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.
Алар арасында безнең карендәшләребез Абакаевлар да бар. Казан шәһәренең күппрофильле 187нче номерлы лицеенда балаларга белем бирүче Ләйсән Камиловна һәм Валерий Иванович Абакаевлар күп яктан хөрмәткә лаек гаилә.
Ләйсән Камиловна һәм Валерий Иванович Абакаевлар безгә Алабуга районының Шүрнәк авылы мәктәбендә балалар укыткан, керәшеннәр культурасы өчен шактый эшләр башкарган гаилә буларак та билгеле. Әлеге эшне алар хәзер башкалабызда дәвам итә.
“Педагоглар династиясе – белгечлек сайлау гына түгел, буыннан-буынга тапшырылучы тормыш рәвеше. Укытучылар династиясе безнең гаиләнең горурлыгы. Минем ирем ягыннан – Абакаевлар нәселендә укытучылар династиянең гомуми эш стажы – 304 ел. Безнең укытучылар династиясе Абакаева (Кулакова) Анастасия Семеновнадан башлана, иремнең тутасы, эш стажы 43 ел, ул 1931 елда туган.
Абакаева Валентина Тимофеевна-стажы – 48 ел
Абакаева (Күглеева ) Елена Николаевна – 35 ел
Абакаева Лидия Николаевна – 34 ел
Абакаева Светлана Николаевна – 28 ел
Абакаева Светлана Таһир кызы – 31 ел
Абакаева (Русакова) Ирина Владимировна-27 ел
Абакаева Валерий Иванович – 31 ел
Абакаева Ләйсән Камилевна – 23 ел
Абакаева (Галиева) Венера Валерьевна – 3 ел стажы булган укытучылар”,– дип кыскача гына үзләре турында таныштырып үтте Ләйсән Камилеона.
Абакаевлар династиясе турында газетабызың киләсе санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев