Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ә сез гөмбә җыйдыгызмы әле?

Гөмбәне барыбыз да яратып куллана. Тик, аны белеп кенә җыярга, саклык белән генә кулланырга, кагыйдәләрен белергә тиешбез.

Кайберәүләр көннәр көзгә авышкач,  урманнан кайтып та керми. Капчыклап гөмбә җыя алар.  “Без бу чорны көтеп алабыз,  акча эшләп калу мөмкинлеге бит бу”, – диючеләре дә бар.

Ә быел гөмбә бик күп диләр. Аны бит әле җыю гына түгел, чистартып, пешереп тозлыйсы да бар. Моңа никадәр тырышлык һәм сабырлык кирәк.

Безгә Саба районының Кырбаш авылында Роза Зәкиева еш кына табигать биргән матурлыкны фотога төшереп, үз шигырьләрен язып җибәрә. Бүген ул безгә гөмбә җыюын язган һәм фотоларын юллаган. “Куе урмандагы аланнарда, агач төпләрендә гөмбә эзләү - үзе бер ял бит. Ә җыйган гөмбәңнән кунак мактап туймаслык ризыклар әзерли белү - үзе бер бәхет. Бүген көн бик тә уңышлы булды. Гомере күрмәгән гөмбәләрне күреп, җыеп, фотога төшереп кайттык”, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев