Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

95 яшьлек Раиса Владимированы Түбән Кама шәһәре мэры котлады

Өлкәннәр көне уңаеннан, карендәшебез Раиса Владимированы Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин үзе килеп котлады.

Рамил Хәмзевич ВКдагы үз “бит”ендә Раиса әби турында

“Сигез ел элек Түбән Камага күченгән. Үзен сыендырган гаиләдә бәхетле яши, 95 яшен дә шунда каршылаган. Шәһәребездә караучысыз калган өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итәргә көче һәм теләге бар кешеләр булуы шатландыра. Быел Ильиннар гаиләсенә “Пенсионерны тәрбиягә алган гаилә” программасы буенча ярдәм итәчәкләренә шатмын, бу – дөрес һәм гадел карар. Өлкәннәр тормыш авырлыклары белән япа-ялгызлары калырга тиеш түгел”, дип язган.

Раиса Владимирова 1929 елның 18 июлендә дөньяга килгән. Аның бар гомере үзенең туган авылы Казакларда үткән. Верхний Арняш авылын бу як керәшеннәре Казаклар дип йөртә. Шул Казаклар белән Албай арасында урнашкан фермада эшләгән. Унөч яшеннән алып, бар гомере “Красная звезда” колхозында төрле эштә үтә тыл ветераны Раиса Петровнаның.

Картлыгына кадәр, Язмышына ялгызылган ялгызлыкка күнеп, авылдагы өендә яши. Сигез ел элек аны, Түбән Кама шәһәреннән кайтып, җырак туганнары Татьяна һәм Николай Ильиннар үзләренә торырга алып китәләр. Шул вакыттан алып, Раиса әби чыбык очы туганнарының иң кадерле кешесенә әйләнә.

– Ильиннар алар – Раиса әбинең җырак туганнары да, күршеләре дә. Авылдагы төп нигезләрен яңарттылар, җәй аенда торып китәләр. Быел Раиса Петровнаны үз юбилеена авылга алып кайттылар. Аны 95 яше уңаеннан котлау өчен, авыл җирлегеннән мәдәният хезмәткәрләре Елизавета Кирюшина һәм Любовь Мишурина белән бергәләп мендек. Район башлыгы Вадим Никитинның Рәхмәт хатын, социаль ярдәм бүлегенең дә бүләкләрен, чәчәк бәйләме тапшырдык. Бүләкләрне дә ошатты, үзенә аталган җыруны да яратып тыңлады. Ильиннар – олы йөрәкле, кешелекле, балалары гына түгел, башкалар өчен дә игелек үрнәге, – дип сөйләде Мамадыш районының Албай авыл җирлеге башлыгы Иван Петрович Крешков. – Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Муллинның безнең җирлек кешесе Раиса әбине котлавын, Ильиннар турында хөрмәт белән язганын үз авылыбыз төркеменә дә куйдык. Раиса әбине үз гаиләләренә сыендырганнары өчен, Ильиннар үзләре дә авыл халкының һәм туганнарының хөрмәтенә лаек.

Николай Семёновичның үз әти-әнисе дөньяда юк инде. Бәхетләренә, хатыны Татьяна Александровнаның әти-әнисе исән. Алар үзләренең Югары Әрнәш авылында (Большой Арташ) гомер кичерәләр. Кызлары белән кияүләре кайтып, хәлләрен белеп, ярдәм итеп торалар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев