92 яшьлек Мария Андреева сайлауда тавыш бирә алуына сөенә
Мария Андреева Кукмара районының Үрәсбаш авылында гомер итә.
Кукмара районының 1703нче сайлау участогы Үрәсбаш авылының мәдәният йорты бинасында урнашкан.
«Сайлау участогында Үрәсбаш һәм Танкино авылларында яшәүчеләр тавыш бирә. Сайлау штат режимында бара. Участокка килә алмаучылар янына комиссия вәкилләре аларның өйләренә бара», — диде сайлау участогы рәисе Елена Надеева.
92 яшьлек Андреева Мария Николаевна да соңгы берничә елда сайлау участогына бара алмый икән.
«Бик барасы килә дә бит, аяклар авырта. Кызлар үзләре өйгә килде. Рәхмәт үзләренә. Бар кеше исән-сау, ил-көннәр тыныч булсын», — ди ул сайлауда катнаша алуына сөенеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев