Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

81 ел элек фронттан килгән хат

Питрәч районының Әлбәдән авылында туып-үскән Александр КОЗЛОВ утлы сугыш юллары аша узган әтисе Григорий белән Михаил дәдәсе турындагы истәлекләрне кадерләп саклый.

Брест крепостеның легендар сакчысы Петр Гавриловның туган ягы — Питрәч районының Әлбәдән авылын, тирә-як районнарда гына түгел, күрше төбәктә яшәүчеләр дә, хәтта чит илләрдәгеләрнең дә шактые беләдер. Бу, бердән, герой исеме белән бәйле булса; икенчедән, быел монда инде алтынчы елын «Әлбәдән» тарихи реконструкция фестивале уздырылачак. «Әлбәдән» тарихи реконструкция фестивале яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә һәм Ватанны саклаучылар истәлеген саклауга юнәлтелгән. Үткән ел анда, якынча, 300 реконструктор катнашты, хәрби техника, кавалерия һәм авиация җәлеп ителде. 

Әлбәдән авылының хөрмәтле кешесе Александр Григорьевичка — 66 яшь. Мәктәпне тәмамлагач, ул Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендәге хәрби частьта армия хезмәте үтә. Кайткач, Казан дәүләт университетына укырга керә. Булачак хатыны Альбина белән дә шунда укыганда таныша. Казан мәктәбендә биш ел — укытучы, аннан соң берничә ел — оптика механика заводында лаборатория җитәкчесе, ә лаеклы ялга чыкканчы «Ливадия» шифаханәсендә коммендант булып эшли. Тормыш корып, матур гына балалар үстереп яшәгәндә аларның гаиләсе авыр хәсрәт кичерә. 32 яшен генә тутырган уллары бу дөньядан мәңгелеккә күчә. 

Хәзерге вакытта биш оныклары бар, алтынчысын көтәләр. «Оныклар барысы да уку алдынгылары, спорт, музыка белән шөгыльләнәләр. Читтә яшәсәләр дә, җәен авылга кайталар, бакча эшләрендә ярдәм итәләр. Хатыным эшләп йөри әле», — дип үзенең гаиләсе белән таныштырды ул.

Зур булмаган Әлбәдән авылыннан, Советлар Союзы Герое Петр Гавриловтан кала, тагын 84 ирегет Бөек Ватан сугышында илебез тынычлыгы өчен көрәштә батырларча һәлак булган. Авылда батырлар истәлегенә мемориаль такта куелган. Алар арасында Александр Козловның әтисенең энесе Михаил Платонович исеме дә бар.

«Әтием Григорий Козлов, өч малай, ике кыз булган биш балалы зур гаиләдә үсә. Сугыш башланганчы мәктәпне тәмамлый да, Казанның укытучылар әзерли торган институтында укый, Керәшен Сәрдәсендә башлангыч классларны укыта, соңрак Янсуар мәктәбендә физика-математика фәннәреннән белем бирә. 1940 елны әтиемне Кызыл Армия сафларына алалар, шуннан 1945 елга кадәр сугышта була. Сугыштан соң да укытучылык хезмәтен дәвам итә, 1946 елда, укытучылар конференциясендә, Кибәч кызы Анна Сергеевна — минем әнием белән таныша. Ул да гомеренең күп өлешен балаларга белем бирүгә багышлый. Ике ел элек, 96 яшендә, мәңгелеккә күчте. Әтием РСФСРның халык агарту отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы исемнәренә лаек була. Сугышта алган яралары, контузияләнүе аны бик иртә, 65 яшендә үк безнең арадан алып китте», — дип хатирәләре белән уртаклашты Александр дәдәй.

Ә инде әтисенең энесе — 1923 елда туган Михаил Козлов мәктәптән соң, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый һәм унҗиде яшеннән Әлбәдәндә башлангыч классларны укыта башлый. 1941 елның декабрендә үзе теләп фронтка китә. Күрше авыл егете белән икесе дә Сталинград янындагы сугышка җибәреләләр. 

«Миндә Михаил дәдәйнең фронттан килгән соңгы хаты саклана. 1942 елның 19 августында язылган. Ә шул ук елның ноябрь аенда аның хәбәрсез югалуы турында хат килгән. Дәдәйнең соңгы хатын укыган саен күңелләр тула, йөрәк те трәп куя. Анда болай язылган: «Исәнмесез, әти-әни, Питер, Варвара, Ольга һәм туганнар, колхозчылар! Мин, Кызыл Армияче, сезне нык сагынып, кайнар сәламнәремне җибәрәм... Нихәлләрдә яшисез, ашарыгызга бармы? Авыл, колхоз, халык хәлләре ничек? Дәдәйдән язу киләме? Игеннәрнең уңышы ничек булды, җыеп ала алдыгызмы? Минем өчен кайгырмагыз, минем хәзергә бар да ярый әле. Әти, син ничек, синең яшеңдәгеләрне сугышка алмадылармы? Барысын да язып җибәрегез...», — дип, 81 ел элек язылган хатны укыды Александр дәдәй. 

Михаил Платонович һәр секунд, һәр минут саен үлем куркынычы янаган сугышта булса да, тыныч тормыштагы үз гаиләсе, авылдашлары өчен борчылып язган. 

«Дәдәйнең исем-фамилиясе Әлбәдәннең истәлекләр такта сында да, республикабызның Хәтер китабыда һәм Волгоград мемориалының Мамай Курган стенасында да язылган. Үзем Волгоград шәһәренә баргач, аның хакында язылганны эзләп таптым. Бик күп еллар үтсә дә, үз-үзләрен жәлләмичә, батырлык күрсәтеп, илебезгә тынычлык яулаган әти һәм дәдәйләрне, бабайларны без онытырга тиеш түгел», — дип сөйләде үзенең батыр якыннары истәлекләрен кадерләп саклаучы Александр Козлов. 

Ул, шулай ук, әтисенең калган туганнарын да искә алды. Әтисенең тагын бер энесе — Петр Платонович 1952 елда Казан авиация институтын тәмамлап, хәрби очучы булып хезмәт иткән. Төрле "кайнар нокта"ларда да булырга туры килә аңа. Хәрби хәрәкәтләр ветераны Петр Козлов майор званиесендә отставкага чыга. Ә сеңелләре авылда кияүгә чыгып, балалар үстерәләр. Хәзерге вакытта бертуган Козловлардан берүзе генә исән калган иң кечкенә сеңелләре Ольга түтигә — 90 яшь. 

Сугыш афәтен үз җилкәсендә татыганнарның сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Аларның батырлыгы буыннар хәтерендә, язып калдырган истәлекләрендә саклана. Зур югалтуларга дучар булсак та, Җиңү көне зурлап билгеләп үтелә. Фронтта һәлак булганнар һәм җиңү яулап, илгә исән кайтканнар истәлегенә куелган һәйкәлләргә тере чәчәкләр салына, сугыш ветераннарына бәйле истәлекләр яңартыла. Аларның мәңгелек даны беркайчан да онытылмасын һәм дөньялар һәрчак тыныч булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев