Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

80 еллык тарихы булган күлмәк

Балык Бистәсенең Мәшләк авылында яшәүче Анастасия Федорова бәйрәмнәргә сиксән ел элек тегелгән киндер күлмәктән йөри

— Каенанам бу киндер күлмәкне 1945 елларда теккән. «Килен, бу — кияүгә чыккачтын беренче тапкыр чишмәдән су китергән күлмәгем. Нардуганда клубка киеп чыгарсың», — дип, каенанам Мария Ивановна миңа тоттырды. Ул вакытта кызларым клубтагы концертларда, бәйрәмнәрдә катнашалар иде, шуңа бирүе булгандырмы... Чишмәгә суга барганда күлмәкне ул шушы үзе чиккән кара алъяпкычы белән бергә кигән. Каенанам Казаклар Чаллысыннан килен булып төшкән, — дип үз өстендәге дөнья бәясе торырлык чын керәшен күлмәгенең, алъяпкычының тарихы белән таныштырды Анастасия Григорьевна.

Килен дигәннән, Мәшләк егете Василийга кияүгә чыккач, бу авылда Анастасиягә үзләренең Керәшен Казысында булмаган киленгә тел яшерү гадәте гаҗәп тоела. Элеке яңа төшкән килен берара, ирләр янына чыкмыйча, каенатасына эндәшмичә яшәгән. Каената бүләк биргәч кенә, килен аның белән сөйләшә башлаган. Бу каенатаны олылау, хөрмәтләү йөзеннән эшләнгән. «Үзеңне каршы алган каенанаңа «әни» дип башлап эндәшергә тиеш түгелсең», — дип аны өйрәтеп куялар. Каенанасы Анастасиягә бүләк бирә һәм: «Миңа әни дип әйтерсең», — ди. Күрше-тирәдәге түтиләр дә, килен чәенә кергәч, бүләкләрен бирәләр дә үзләренә кем дип эндәшергә икәнен әйтәләр. Ике авыл арасы 40 чакрымлап кына булса да, Мәшләктә әле узган гасырның сиксәненче елларында әнә шулай киленгә тел ачтыру гадәте булган.

Алабугага чыгып киткәч тә, Мәшләккә кайткан саен, авыл килене буларак, Анастасияне кунакка чакыралар. Анысы да бу авылдагы матур бер гадәт була. Алабугада 20 ел яшәп, өч бала үстергәч, 1999 елда Мәшләккә кайтып төшәләр. Анастасия – фермада, ире 51 ел буе механизатор булып эшли. Төпчек кызлары Юлия – Казандагы оешмаларның берсендә бухгалтер, уллары Алексей да башкалада, юл төзелешендә эшли. Үз авыллары егете Валерий Спиридоновка кияүгә чыккан олы кызлары Лариса Масловка авылы мәктәбендә директор булып эшли. Каенанасы биргән киндер күлмәк белән алъяпкычны Анастасия шул кызына тапшырырга җыена.

– Музейга да сораганнар иде дә, нәсел мирасы буларак, үз балаларымда торсын. Ларисадан кызы Кристинага күчәр. Үзләренең керәшен икәнлекләрен аңлап, кадер итеп сакларлар, – дип күлмәкнең киләчәк язмышын ничек хәл иткәнен дә җиткерде Анастасия.

Каенатасы Алексей сугыштан бер аягын калдырып, инвалид булып кайткан. Мәскәү янында сугышканда яраланып калган, аны яу кырыннан табып, этләр алып чыккан. Анастасия әйтүенчә, бу мәгълүматны кызы Лариса архивта юллап тапкан. Фронтовик Алексей үзеннән биш яшь олы Мариягә өйләнә. Хатыны җиде бала китерә, икесе тугач та үлә... Каенанасы Мария, ул чор кешеләренә хас булганча, кешелеккә дигән кием-салымны сандыкта саклаган. Арада шушы киндер күлмәге дә, “фабричный” сатиннан тегелгәне дә булган (анысы да Анастасиядә саклана).

– Аудый түти (1949 елгы), Нардуганга күлмәк сорап, каенанамнарга гел керә торган булган. Шул күлмәкне киеп клубка чыккан. Бу әле каената исән чакта, мин килен булып төшкәнче, ике ел алдан вафат булган ул, – дип әйтеп үтте әңгәмәдәшем.

Анастасиянең киндер күлмәк белән кия торган баш киемен җырак әбисе Аннуша яклап туганы биргән. Көмеш тәңкәле тамаксалар гына сакланмаган, аларны ачлык елны азыкка алыштырганнар.

— Нишләптер, нәнәйләрдән барысы турында да сорап калмаганбыз. Безнең нәнәйне авылда Үлкә түти дип йөриләр иде. Ул — Юлия Афанасьевна, 1921 елгы, алдынгы тракторчы булган. Нәнәй тракторчылар курсын бетереп, 1938-1945 елларда Бирдебәк МТСында эшләгән. «Кыр сукалап йөри идем, сугыш беткән дип кычкырып, балалар кайтып килә. Тракторны сүндереп, кабинадан сикереп төштем дә, җирне тырный-тырный еладым. Эш авыр булганга түгел. Башта НКВДда эшләгән, аннан колхоз председателе булган әтине 1940 елда халык дошманы дип алып китеп, юк иттеләр. Әни җилкәсендә җиде кыз бер малай калдык. Әтине бер гаепсезгә атып үтергәнгә әрнеп еладым», дип искә төшерә иде нәнәй. Авырлыкларны авыл белән күргәннәр инде ул чорда. Казандагы10нчы интернат-мәктәптә укыганда Кремль янындагы музейда нәнәйнең портретын күрдем. «Первая трактористка СССР Мамакова Юлия Афанасьевна» дигән язуы да бар иде. Ул музей янды, портреты исән калдымы-юкмы, белмим, — дип үзенең әти-әнисенә бәйле истәлекләргә дә кагылып үтте Анастасия Григорьевна.

Сугыштан соңгы чорда да халыкка җиңел булмаган. Мария түтинең матур керәшен күлмәген киеп күңел ачып йөрер арасы булганмы-юкмы, ә килене Анастасия Чүк бәйрәмнәренә сөлге җыярга шул киемнәрдән чыккан. Бәйрәмнәрдә, кичәләрдә халык каршына каенанасы калдырган киндер күлмәктән чыгып, шигырьләр сөйләргә дә ярата ул. Һәм үз балаларының, оныкларының киләчәге күлмәк өстеннән япкан алъяпкычындагы тамбур чигеш бизәкләре шикелле матур, дөньялар тыныч булсын дип тели...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев