Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

30 август - Татарстан Республикасы көне

Бүген, күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлек, тынычлык һәм татулык символы булган бәйрәмебез – Республика көне!

1990 елның 30 август көне республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде. Әлеге көнне Татарстанның бәйсезлеге турында Декларация кабул ителә. Шушы документ нигезендә республика Конституциясе эшләнә, референдум үткәрелә, татар теле, мәдәнияте белән бәйле кануннар кабул ителә. Иң элек суверенитет көне буларак уздырылган бәйрәм бүген күпләргә Республика көне яки шәһәр көне буларак билгеле. Бәйрәме ничек кенә аталса да, бу көн һәр татарстанлы өчен үзенчәлекле.

Шушы вакыт аралыгында безнең яшәешебездәге үзгәрешләрнең көннән-көн үсеш алганын, республикабызның Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә таныла баруын күреп торабыз. Шунысы куанычлы: кешеләр арасындагы яхшы мөгамәлә сакланып калды. Милли үзенчәлекләрнең һәм әхлакның кыйммәте арта. 

Бүген Татарстанның һәр районында бәйрәм чаралары уза, шәһәр көннәре үтә. Бәйрәмнең иң зурысы татар дөньясының үзәгендә — Казандадыр, мөгаен. Балалар, яшьләр, урта яшьтәгеләр һәм өлкәннәр өчен дә күңеленә хуш килерлек чараларга бай бүгенге көн.

Карендәшләр! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәбез! Һәрбер гаиләгә шатлык-сөенечләр телибез. Сау-сәламәт булып, күтәренке күңел белән, бәхетле-мул тормышта яшәгез. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев