Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

22-29 февральгә йолдызнамә

Четерекле мәсьәләләрне хәл иткәндә, кеше сүзен түгел, йөрәгегезне тыңлагыз, оттырмассыз.

Кучкар (21 март — 20 апрель) 
Кучкарларны бу атнада перспективалы очрашулар көтә. Берьюлы берничә куян ату мөмкинлеге туарга тора, файдаланып калыгыз. 

Үгезбозау (21 апрель — 20 май)
Имиджыгызны үзгәртү теләге туар. Гардероб алыштыру, матурлык салонына бару кебек күңелле мәшәкатьләр белән атнаның узганын сизми дә калырсыз. 

Игезәкләр (21 май — 21 июнь) 
Үҗәтлегегез аркасында күп кенә уңышларга ирешерсез, матди хәлегезне көйләрсез. Мәхәббәт өлкәсендә дә хәлләр зарланырлык түгел. 

Кысла (22 июнь — 22 июль) 
Интуициягез буталчык мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәр. Гел эш турында гына уйлап торырга димәгән, азрак ял итеп алсагыз да була. 

Арыслан (23 июль — 23 август)
Четерекле мәсьәләләрне хәл иткәндә, кеше сүзен түгел, йөрәгегезне тыңлагыз, оттырмассыз. 

Кыз 24 август — 23 сентябрь 
Кызлар бу атнада, кемнең дөрес, кемнең гаепле икәнен ачыклап «мәшәкатьләнмичә» генә мөһим карарлар кабул итәр. 

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь) 
«Булса, хәзер үк булсын» дигән теләкләргә таянып эш итүегез бик үк күңелле тәмамланмаска мөмкин. Алдыгызны артыгызны карап йөрегез, алданмагыз.

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь) 
Шәхси тормышыгызга үзгәрешләр кертәсе килү теләге туар. Әле күптән түгел генә буй җитмәстәй тоелган хыялларны тормышка ашырырсыз.

Укчы (23 ноябрь — 21 декабрь) 
Укчыларның уенда гел эш тә, эш, шуңа күрә мәхәббәт өлкәсендә эшләр тукталып тора. Сөйгәнегезгә игътибарлырак булыгыз, ди йолдызлар.

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 январь) 
Кәҗәмөгезләрнең тормыш иптәшләре белән аралары суынып китәргә мөмкин. Төшенкелеккә бирелүдән сакланырга, ниндидер уртак кызыклы шөгыль табарга киңәш ителә. 

Сукояр (21 январь — 18 февраль) 
Сукоярлар өчен бу атна шактый күп үзгәрешләр әзерли. Алар уңай да, тискәре дә булырга мөмкин. Барысы да үзегездән тора. 

Балык (19 февраль — 20 март) 
Балыклар бу атнада тормыштан ямь һәм тәм табып кына торачак. Ял итү, киеренкелектән арыну өчен яхшы вакыт.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев