Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2016 елда Тырлау аланында 60 меңнән артык кунак булган

Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында республикадагы һәм тирә-як төбәкләрдәге керәшеннәрне үзенә җыя торган Питрау бәйрәме узган гасыр азагыннан башлап үтә.

Мамадышлыларга Ходай булыша
Быел Питрауга, республикада танылган йөзләгән артист, җырчыларга өстәп, Россиякүләм «Голос» бәйгесендә катнашучыларны әзерләүче, соңгы вакытта исеме телләрдән төшмәүче Пелагеяне чакырганнар. Ул зур эстрада сәхнәсендә җырлаганда, «Керәшен чибәре» мәйданындагы тамашачының да, «Фольклор» сәхнәсендәгеләрне тыңлаучыларның да күпчелеге шунда китте. 

Лаеш районының «Ташкирмән авылы йорты» тирәсеннән дә кеше өзелмәде. Ташкирмәнлеләр шундый: сыйламыйча, ризыктан авыз иттермичә җибәрмиләр. Кирәк икән, җырлап та бирәләр. Бүген Ташкирмәндә икеләтә бәйрәм — Питрау белән бергә, Балыкчылар көне дә. Ташкирмәндә — бары да балыкчы, кармак тота белмәгән кешене анда очратмыйсың.

Дәүләт җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән котларга килгән Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында Мамадыш халкының уңышларына тукталды. Бигрәк тә социаль мәсьәләләрне хәл итүдәге күрсәткечләрен мактады. Бәйрәм алдыннан гына бер төркем мамадышлыга яңа йорттан ачкычлар тапшырылуын әйтте. Керәшен культурасын үстерү, тарату өлкәсендә тырышып эшләүчеләргә Мактау кәгазьләре, сертификатлар тапшырылды. Андый бәхетлеләр исемлегендә — 500 мең сумлык сертификатка ия булган «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен фольклор ансамбле (директоры — Артур Поляков); Тукай районыннан 100 мең сумлык сертификат алган «Питрау» балалар ансамбле (җитәкчесе — Людмила Адамова); Мамадыш районыннан 15 мең сумлык сертификатлы булган «Тәңкәләр» балалар ансамбле (җитәкчесе — Зоя Әхмәдиева). 

Быел бүләкне берәүләр алса, киләсе елда ул башкаларга да бирелер. Нәтиҗәсе уртак, сөенече уртак, иң мөһиме, әнә шул.

Мария Мартынова. «Туганайлар» газетасы, 16 июль, 2015 ел).

Питрау — һәркем өчен үз бәйрәме
Тырлау аланы бу юлы 60 меңнән артыграк кешене үзенә җыйды. Ике чакрымга сузылган Тырлау аланы керәшен культурасы үзенчәлеген чагылдырган төрледән-төрле мәйданчыкларны үз эченә алды. Алар арасында — «Димче почмагы», «Әкият», «Җир-ана байлыклары»…

Ә «Керәшен йорты» мәйданчыгы — халык иң күп йөргәне. Саха республикасының (Якутия) Мегино-Кангалсск улусы вәкилләре дә шул мәйданчыкта урнашты.

Бу керәшен бәйрәменә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Рәсми делегациядә Россия финанс министры урынбасары Андрей Иванов һәм башкалар да бар иде. 

— Бу матур бәйрәм 17нче елын Мамадыш җирендә уздырыла. Кунаклар сезнең үз традицияләрегезне, үз культурагызны, үз милли кимегезне, җыр-биюләрегезне саклавыгызны күрәләр. Бу — бик мөһим. Без әле совет чорында, аны уздырырга рәсми рөхсәт бирелмәгәнлектән, Питрау бәйрәменең төнлә үткәрелүен дә хәтерлибез. Ә бүген инде ул республика күләмендә үтә, — дип сөйләде Президент. Шуннан соң, ул бер төркем кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды. 

Рәсми өлештән соң, мәйданда спорт ярышлары башланды. Бу вакытка инде ипподромда атлар чабышы тәмамланган иде. 

Милли көрәштә өч «Лада Калина» автомобиле алу өчен киеренке ярыш барды. Питрауның абсолют батыры — Дмитровградтан килгән Сергей Павлик. Автомобиль белән бергә, аңа 125 килолы тәкә дә тапшырылды. Шулай ук, Ринат Хәйретдинов һәм Булат Юнысов та машинага лаек булдылар.

Һәр елны Питрау бәйрәмендә хатын-кызлар арасында да көрәш оештырыла. Бу юлы Питрауның иң көчле хатын-кызы Екатерина Усова булды, аңа тере кәҗә бирелде. 

Быел Питрауда республика районнарыннан, Башкортстаннан һәи Чиләбе өлкәсеннән 22 фольклор ансамбле катнашты. 

Төн уратсында Җөри күген бәйрәм салюты балкытты. Бу исә «Керәшен чибәре» титулы иясенең исеме билгеле булуын аңлата (ул — Татьяна Ефремова).

(Ирина Муллина. «Туганайлар» газетасы, 21 июль, 2016 ел).

Чәчәкле, җиләкле Питрау 
Җәй салкын һәм яңгырлы булса да, Ходай бәйрәмгә матур көннәр бирде. Зәп-зәңгәр күк йөзендә кояш көне буе тирә-якны балкытты.

Зур Тырлау аланы керәшен культурасы үзенчәлекләрен киң планда яктырткан төрле тематик мәйданчыкларны эченә алды. «Җир-ана байлыклары» мәйданчыгында такыя үрү, мунча себеркесе әзерләү буенча мастер-класс үткәрәләр, дару үләннәренең файдалы үзенчәлекләре турында сөйлиләр, үлән чәе, кайнатмалар әзерләү ысуллары турында сөйлиләр. Шифалы сулы «Тәпи чишмәсе» янында матур фотозона да эшләнгән. Биредә теләүчеләр фотосессия ясый ала.

Тырлау аланына керү юлында, кунакларны хуш исле каравай, чәкчәк һәм тәбикмәкләр белән төрле елларда җиңү яулаган «Керәшен чибәрләре» каршы алды. Дәрәҗәле кунаклар арасында Башкортстанның Бакалы районы администрациясе башлыгы Александр Андреев һәи Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы җитәкчесе Виталий Гайсин да бар иде.

Башка еллардан аермалы буларак, бәйрәмнең прологы чын керәшенчә этник бизәлеш һәм этник мотивларга корылган иде. Фольклорчы, галим Геннадий Макаровның гомер буе җыйган, өйрәнгән нәсел тамгалары Питрауда яңача тарихи чагылыш тапты. Питрау мәйданына керәшеннәр нәсел-ыру тамгалары, борынгы флаглар астында җыелды. 

Нәсел тамгалары парады вакытында гасырлар авазын хәтерләткән борынгы барабан тавышлары тәннәрне чемер-чемер китерде. Бәйрәмне котлап балалар салават әйтте, Җөридә әтәчләр кычкырды, сыерлар мөгрәде, шулпалар, дурычмаклар пеште. Пичтән генә чыккан җиләк пироглары белән мәйдандагы халыкны, кунакларны сыйладылар.

Тантаналы өлеш Питрау флагын күтәрү белән тәмамланды. Аны узган елгы Питрау батыры Сергей Павлик, «Керәшен чибәре» Татьяна Ефремова, җырчы Георгий Ибушев күтәрде.

«Керәшен авылы» мәйданында Яңа Чишмә, Питрәч, Бакалы, Нагайбәк, Түбән Кама, Чистай, Алабуга һәм Мамадыш керәшеннәре үзихаталарын корганнар иде. Традиция буенча, «Керәшен авылы»ндагы хуҗалар йортына Мамадыш районының авторитетлы гаиләсе урнаша. Быел биредә — Владимир авылыннан Бачковлар гаиләсе: Николай Петрович белән Елена Алексеевна һәм аларның балалары Ольга белән Геннадий иде. Бакалы керәшеннәре йортына — Үмер авылыннан килгән «Сөнәкәй»леләр, Нагайбәкләр йортына Кассель (Кили) авылының «Ностальгия» коллективы төпләнгән.

«Керәшен авылы» уртасындагы сәхнәдә 25 коллектив чыгыш ясаган. Кунак булып Ижевск шәһәреннән килгән «Айкай» удмурт фольклор ансамбле бәйрәмне күтәреп җибәреп, керәшен авылына аерым бер шарм өстәп җибәрде. Кунаклар булмаса, бәйрәм бәйрәммени инде ул?!

(Людмила Иванова, Нина Сердинская. «Туганайлар» газетасы, 20 июль, 2017 ел).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев