Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

20 июньдә югары уку йортларына кабул итү капманиясе башлана

Югары уку йортларына кабул итү кампаниясе 20 июньдә старт ала, быел югары уку йортлары абитуриентларының гомуми саны 1 миллион кешедән артырга мөмкин, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Киңәшмәдә «Вузга онлайн керү» суперсервисын кулланып кабул итү кампаниясе башлануга әзерлек статусын һәм мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформаны кулланып, максатчан укуга кабул итүне оештыруның әзерлеген билгеләделәр (платформа Роструд тарафыннан 1 майга кадәр эшләп бетерелергә тиеш). Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы башлыгы Валерий Фальков билгеләп үткәнчә, Мәгариф һәм фән министрлыгы, цифрлар министрлыгы, Рособрнадзор һәм Хезмәт министрлыгы арасында быел кабул итү кампаниясен үткәрүне оештыру турында юл картасы имзаланган һәм гамәлгә ашырыла.

Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы башлыгы Максут Шадаев үз чиратында суперсервисны кабул итү кампаниясенә әзерләү эше штат режимында баруын раслады.

2024/25 уку елына югары уку йортларына 621 321 бюджет урыны бүленгән, шулардан 29 304 урын - Херсон һәм Запорожье өлкәләре, Донецк һәм Луганск халык республикалары университетларына.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев