Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«160 күкәй мандым»: Керәшеннәр Олы көнне данлады

Узган ялларда православие динендәгеләр Олы көнне – Пасханы билгеләп үттеләр.

Табигать тә безне бу көнне сөендерергә теләде, иртәнге якты кояш Олы бәйрәм турында хәбәр итте.

Күп авылларда бәйрәм чиркәүдә келәү белән башлана. Шунда ук, кызылга манган күкәйләр, куличлар аруландырыла. Олы көн бәйрәмнәрнең бәйрәме: Күк Патшалыгының ишеге ачылган көн. Шуны истә тотып, Төркиядә ял итүче карендәшебез Татарстанның халык җырчысы Вадим Захаров та үзенең социаль челтәрдәге котлавында болай диде: “Олы көн күкәй бәйрәме түгел ул, туганнар, ул якты бәйрәм – Христосның терелеп торган көне”. Кайда гына булсак та, карендәшләр, “Христос терелеп торган, чынлап терелеп торган!” – дип, сөенеч белән каршылыйк, чиркәүләргә барыйк!

Кукмара районының Село-Чура авылында узган төнге келәүгә бик күп халык җыелган. Аларның барысы бергә Тәре йөрешенә (Крестный ход) чыгуларын күрү – бигрәк зур тәэсирләр калдыра.

Шулай ук, Казандагы керәшен чиркәве – Тихвин храмында да бәйрәм келәве бик югары дәрәҗәдә узган. Үз священниклары булмаган керәшен авылларында чиркәүләргә авыл халкы үзләре җыелып, келәү иткәннәр.

Балтач районынының Дорга авылыннан Борис Андреев хәбәр итүенчә иртән иртүк капкалар ачып куела:

“Бездә шундый гадәт, иртән сәгать дүртләрдә үк капкаларны ачып куябыз, балалар йорттан-йортка йөри башлый. Күкәй җыялар. Элек бездә Тихон Амафунтский исемендәге чиркәү бар иде. 1980 елда ул балалар бакчасы итеп үзгәртелде.

Бәйрәм-йолаларны үтәргә тырышабыз. Чиркәү урынына священникларны чакырып, урамда келәү үткәрәбез.

Бүген дә отец Сергей килеп келәү үткәрде”, – диде ул.

 “Минзәлә районының Юшады авылында иртә таңнан ук, балалар урамга чыгып, хуҗаларга шатлыклы рәвештә “Христос терелеб торган” дип, өйдән-өйгә йөрделәр, ә яхшы хәбәр өчен хуҗалар балаларга буялган күкәйләр, тәм-томнар тәкъдим иттеләр.

 

Традиция буенча, балалар барлык йортлар буйлап йөргәннән соң, Арзамасовлар йорты янында җыелалар һәм күңелле Пасха уеннары башлана. Бу юлы да шулай булды. Хәтта өлкәннәр дә уенга бик теләп кушылдылар һәм балалар белән өлкәннәр командасы арасында күңелле көрәш барлыкка килде. Балалар чын күңелдән сөенеп уйнадылар,  әти-әниләренә, аби-бабайларына ярдәм иттеләр. Чын гаилә бәйрәме булды. Оештыручыларга, финас буенча ярдәм итүчеләргә рәхмәтлебез”,– дип хәбәр итте Түбән Юшадыдан Наталья Чепкасова.

“5 майда Зәй районының Югары Баграж мәдәният йорты территориясендә халык өчен традицион халык уены “пасха күкәйләре тәгәрәтү” уены узды. Олы көн – календарьдагы төп бәйрәмнәрнең берсе, бөек шатлык көне. Ул тормышның яңару чоры. Әлбәттә, бу көнне авыл халкы чиркәүгә дә бара, күкәйләр буяп, аруландырыла, кунакка да йөрешүләр бар”, – дип хәбәр иттеләр Югары Баграждан.

“Безнең Зәй районының Кабан Бастрык авылында Олы көн гөрләп үтә. Елдан ел матурая, эчтәлеге байый, ямьләнә бара бәйрәмебез. Минем күкәй өләшү беренче кергән балаларны черләтүдән башланды. Әйтеп күрсәткәч отып алдылар да илгә, көнгә, йорт-җиргә иминлек теләп, өстәлләрнең ризыклы булуын теләделәр балалар. Төштән соң күкәй тәгәрәтү(күкәй отышлы уен да диләр бездә) уенына да чакырдым әле күкәй җыючыларны”,– дип хәбәр җиткерде Клавдия Максимова да.

«Олы көн – ул Иисус Христосның яңадан терелү, җиргә яңадан килү бәйрәме буларак уздырыла. һәрвакыт күңел ачулар һәм уеннар белән үрелеп барган.

5 майда 16.00 сәгатьтә Яңа Балыклы мәдәният йорты мәйданында «Пасха шатлыгы балкышы» фольклор сәгате узды. Алып баручылар Христосның яңадан терелүе, Ураза белән бәйле традицияләр турында сөйләделәр. Шулай ук, бәйрәмнең төп символы Пасха күкәенең мәгънәсе, аны бизәүнең төрле ысуллары белән таныштык. Балалар «күкәй тәгәрәтү» һәм «долбянка» кебек уеннар да уйнадылар. Бәйрәм саф һавада бию белән тәмамланды”, – дип хәбәр иттеләр яңабалыклылар.

Тукай районының Мәләкәс авылында яшәүче Роза Семенова: “Мунчалар кердек, өйдә, йорт тиәсендә чисталык-тәртип булдырдык. Мин күкәйләрне алдагы көнне мандым. Барлыгы 160 күкәй әзерләп куйдым, балалар күп килә. Бер кергәндә, 8-9 бала керә, әниләре арба белән яңа туган балаларны да йөртә. Бик сөенечле. Төнге уникенче яртыда чиркәүгә бардык. Кунаклар чакырдык.  Еллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын”,– диде.

Шулай ук Кукмара ягы Үрәсбаштан Любовь Павлова, Саба районының Кырбаш авылыннан Елена Филиппова да бик күп күкәйләр манып, тәмнүшкәләр әзерләп, балалар килүен көтүләре турында сөйләделәр.

Түбән Каманың Нариман авылы керәшеннәренең  вокаль коллективы  Балчыклы авылында "Олы көн" бәйрәмендә булдылар. “Чараның программасында искиткеч концерт, традицион Олы көн таган атынуы,

халык уеннары һәм тәмле сыйлар иде!

Керәшен этнографик мәдәни-агарту җәмгыятенә чакырулары һәм Балчыклы мәдәният йорты хезмәткәрләренең  кунакчыллыгы өчен рәхмәт”, – дип хәбәр итте алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев