Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

105 ел элек РСФСР һәм ТАССРның халык артисткасы Вера Минкина туган

Ярты гасырдан артык, 1952-2004 елларда Минкинаның тормышы Камал театры белән тыгыз бәйләнгән була.

Вера Минкина, 56 ел буе театрда эшләү дәверендә, 150 роль уйнап, төрледән – төрле образлар иҗат итә. Артистканың иҗат эшчәнлеге театр белән генә чикләнми. Ул радио hәм телевидение тапшыруларында катнаша, кинофильмнарда төп рольләрне башкара.

Гүзәл артист турында ир-егетләр ни әйткәннәр?
Шамил Закиров, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры:
- Вера апа - теләсә нинди жанрда уйный белә торган артист ул. 1965-1966 елларда мин, сәхнә эшчесе булып эшләгәндә үк, аның уйнавын якыннан карарга ярата идем. Аның күзләре шундый моңлы иде. Ул, тормышта шактый авырлыклар күреп яшәсә дә, беркайчан зарланмады. Үзен яклый да алмады. Вера апага озын гомерне Ходай тешен кысып, түзеп яшәгән өчен биргәндер. Гастрольләрдә йөргәндә сәхнәгә Вера апа килеп чыгуы үзе бер бәхет иде. Ул минем якташым буларак та мин аның белән бик горурланам. 90 яшьтә сәхнәгә уйнарга чыккан артистның әле булганы юк.
Туфан Миңнуллин, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе:
- Вера апа сәхнәдә дә, тормышта да мөлаем. Аның эчке дөньясы сәхнәгә чыга. Ул тормышта вакланып, юк-бар сөйләп, дәгъва кылып йөри торган апа түгел. Аның белә берничә көн очрашмасаң: «Җаным, сине йөз ел күргән юк», - дип исәнләшә. Вера апа белән күрешү - дөнья рәхәте. Аннан алган энергия белән көне
буе йөри аласың. Артист буларак, ул табигый, сәхнәдә яши. Образның җанын аңлап, аны үзенеке итү артисттан зур осталык таләп итә. Тамашачы Вера апаны аерып яратты.
Илдар Юзеевнең бер шигырендә мондый юллар бар:
Көн дә барыр идем мин кинога
Роль бирсәләр, әгәр Вера Минкинага.
Шәүкәт Биктимеров, СССРның халык артисты:
- Вера апа - бөтен тормышын театрга багышлаган шәхес. Ул бик инсафлы, кече күңелле артист. Ул беркайчан масаюны белмәде, һәрвакыт кешелекле булды. Мин аның әнисен дә яхшы беләм. Вера апа малайлардан башлап карчыкларга хәтле бик матур итеп уйнады. Аның белән беренче ролем «Мартын Боруля» әсәрендә иде. Ул анда минем яраткан кызым булып уйнады. Аннан соң бик күп рольләрне бергә башкардык. Киң диапазонлы, тормышта да, сәхнәдә дә ягымлы артист иде ул.
Ринат Таҗетдинов, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:
- Вера апа иң гүзәл артистларның берсе булды. Ул - чын талант иясе. Аны исән актер дип кенә әйтү кыен. Ул һәр ролен кәнфит ясап уйнады. Аның башкаларга охшамаган сыйфатлары күп. Вера апа тормышны, кешеләрне ярата. Аллага шөкер, ул озын гомерле булды. Мин аның алдында башымны иям һәм бик яратам.
Равил Шәрәфиев, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:
-. Вера апаның амплуасы киң. Теләсә нинди рольне уйный ала торган артист ул. Без аның белән күп спектакльләрдә бергә уйнадык. Озак яшәү өчен дә осталык кирәк бит. Мин аның 100гә хәтле яшәвен телим.
Хәлим Җәләлев, Татарстанның халык артисты:
- Вера апа бу дөньяда бары тик артист булу өчен туган. Мин аны беренче мәртәбә сәхнәдә 1957 елда «Казан сөлгесе»ндә Саҗидә ролендә күрдем. 50 ел вакыт үтсә дә, ул бүгенгедәй күз алдымда тора. Аның белән партнер булып уйнау үзе бер ләззәт бирә иде. Аның уенына табигыйлек хас иде. Нинди генә рольдә булса да, халык аны көтеп алды. Чын мәгънәсендә игътибарны җәлеп иткән халык артисты иде ул. Безгә дә үз киңәшләрен бирде. Аның белән гастрольләргә йөрү рәхәт иде. Инде өлкәнәя башлагач та, Вера апаның театрга килүе безнең өчен шатлык иде.
Ирек Баһманов, Татарстанның халык артисты:
- Вера апаны студиядә укыганда ук күреп белә идем. Ул бөтен артистлардан аерылып тора иде. Аның һәр образы бер-берсенә охшамаган. Вера апа - әйбәт артист та, әйбәт ана да. Театрда күпме эшләп тә, аның бүгенгә хәтле беркайчан да, беркемгә дә каты сүз әйтеп сөйләшкәнен хәтерләмим. Аңа 90 яшь икәне
сизелми. Шулкадәр оптимист кеше ул. Аның белән күрешү, сөйләшеп утыру рәхәт. Сәламәтлек телим үзенә, киләчәктә дә аралашып яшәргә язсын.
Наил Дунаев, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
Вера апа үзенең гыйлемен сәхнәдә тарата белде. Без яшьтән үк, сәхнәгә чыгуга, ул бөтен эшебезне ташлап аны карый идек. Вера апа сабыр холыклы, аның табигатендә илаһилык бар. Ул бернинди ыгы-зыгыда катнашмады.
Әзһәр Шакиров, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:
- Ходай кешеләргә Вера апаныкы сыман гомер бирсен. Ул кабатланмас артист. Мин шундый кадерле артист белән бергә эшләвемә сөенәм. 90 яшьтә шулай матур килеш сакланып калу - зур бәхет ул.

Люция Хәбибуллина, «Сәнгать гөлен кырау алмый» китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев