Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

104 укучысы булган Чура мәктәбе тәзекләндерелүдән соң үз ишекләрен ачты

Кукмара районының Югары Чура авылында укучы балаларга яңа уку елы икеләтә бәйрәм буларак истә калыр. Чөнки авылдагы мәктәп капиталь төзекләндерелеп, яңартылып укучылар өчен үз ишекләрен ачты.

Югары Чура урта мәктәбендә дә, территориясендә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы нигезендә бик күп эшләр башкарылган. Ике ел дәвам иткән төзекләндерүдән соң, бинаның тышкы өлеше, класс бүлмәләре, коридорлар, спорт залы һәм җиһазлар – барысы да өр-яңа һәм заманча. Биредә ныклы белем һәм тәрбия алу өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Әлеге мәктәпкә Югары Чура белән беррәттән, Түбән Чура, Поршур һәм Пчеловод авылларыннан йөреп, 104 бала укый, быел беренче класска барлыгы 6 бала кергән.

Югары Чура мәктәбе 1972 елда ачылган булган. Капиталь ремонт 2023 елның 15 февралендә башланган. Төзекләндерүгә керешкәнче үк, мәктәптә заманча җиһазлар булдырылган. Шуларның берсе – «скалолазание» җайланмалары. Аларны да ремонт вакытында яңартып ясаганнар.

– Балалар бу спорт төре белән бик теләп шөгыльләнәләр. Укытучылары Андрей Афанасьев белән берлектә, район һәм республика ярышларында актив катнашып, призлы урыннарга ия булалар, – дип сөйләде мәктәп директоры Эльмира Тукеева.

Шулай ук, мәктәптә өч «Точка роста» кабинеты да бар. Бу кабинетларда дәресләр, дәрестән тыш эшчәнлек, өстәмә белем бирү түгәрәкләре үткәрелә.

Балаларның туклануы да бөтен кагыйдәләр буенча оештырылган. График нигезендә, укучыларга көн дәвамында – 2 тапкыр, ә озынайтылган көн төркемендә 3 тапкыр кайнар ризык каралган.

Мәктәп эче генә түгел, бинаның тирә-ягы да искиткеч чиста, матур. Территорияне бизәп торган төрле эшләнмәләрне әти-әниләр һәм укытучыларның үз куллары белән ясаганнарына ышанып та булмый.

Шулай ук, мәктәп яны тәҗрибә участогы да ерактан ук күренеп тора. Аның мәйданы – 43 сутый. 27 сутыенда – бәрәңге, ә 16сында кишер, чөгендер, суган, кәбестә, сарымсак, кабак үсә. Теплицада – кыяр, ә аның янәшәсендәге тәҗрибә участогында помидор, борыч та бар.

– Балалар бу бакчаны үзләре карыйлар дисәм, ялгышмам. Практика вакытларында, хезмәт дәресләрендә укытучылары белән бик күп эшлиләр, – дип әйтеп үтте директор.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев