100 мең сумлык гөмбә сатканнар
Әлмәт районының Кәләй авылында яшәүче Елена һәм Равил Шәкүровлар, гөмбә чоры җитсә, урманнан кайтып кермиләр. Үзләренә дә әзерлиләр, 100әр мең сумлык саталар да.
«Туганайлар»ның «Минем көзге уңышым» конкурсына килгән фотоларны сайтта карап бардым да, яраткан кумам, Татарстанның атказанган мал табибы, хезмәт ветераны Елена Ильинична турында язарга булдым.
Ул үзе Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы кызы. Булачак ире, Иске Чүпрәле малае Равил җәйге каникулга Керәшен Сәрдәсендәге әбисе Кәтренә янына кайтып йөргән. Лена 5нче класста чакта ук, малай аңа хатлар язган. Лена институтның 4нче курсында укыганда өйләнешкәннәр. Казан төзелеш техникумында укыган Равилнең Питрәчтә эшләгән вакыты була бу. 1982 елны Кәләйгә килеп төпләнгәндә, аларның Надя һәм Юра исемле балалары бар иде. Төпчекләре Радик тугач, бәби мунчасына чакырдык, шуннан туганнардай якынга әйләнделәр. Ирем Володя (ул арабызда юк инде) Радикның урсатасы да иде. Совхоздагы зур терлекчелек комплексында Лена — мал табибы, Равил шофёр булып эшләделәр. Икесе дә лаеклы ялда. 3 балалары, 8 оныклары бар. Равилнең әнисе Надежда түти дә исән әле. 93 яшен тутырды. Әлмәттәге кызы Мәрьямдә тора.
Бер уйласаң, Лена белән Равилгә пенсия алып, йорт-җирне карап, тыныч кына ятарга да була. Ә алар урманнан кайтып кермиләр. Гөмбә җыярга Җәлил поселогы тирәсендәге һәм Норлат ягындагы урманнарга кадәр баралар. Җыйган җиләкләрен, гөмбәләрен көнендә сатып кайтырга да өлгерәләр. Узган ел, һич ялгансыз, 110 мең сумлык җиләк-җимеш, төрле үлән, кыяр һәм помидор саттылар. Быел гөмбәне генә 100 мең сумлык сатканнар инде. Иренмиләр, икәүләшеп, һәр көннекен эшкәртеп, икенче көнне базарга алып барырлык итеп әзерлиләр.
«Рыжик, маслятаны 50 ел элек, Керәшен Сәрдәсендә ук җыя идек. Башка гөмбәләрне, бәлки, белмәгәнбездер. Хәзер 6-7 төрле гөмбә җыябыз: усак гөмбәсе, каен гөмбәсе, волнушка (йөнтәс гөмбә), рыжик (нарат гөмбәсе), маслята (майлы гөмбә), „тополек“, гөреҗдә. Иртәгә опятага (баллы гөмбә) Миңлебай, Урсала якларына чыгарга җыенабыз. Кырауларга калмаска исәп, аннан соң гөмбә тәмле булмый », — дип сөйләп торды кумам.
Гөмбәләрне, күбрәк, пешереп сата. Башкалар да шулай ук әзерли, әмма Ленаның пешерелгән гөмбәсе ап-ак була. Әлмәт базарында бер алган кеше гел кумамнан ала — гөмбә сайланучыларга ашатып карар өчен дә алып чыга. Ак гөмбәне дә әчесе бетәрлек итеп, әйбәтләп чистартып (өстендәге «сөт»ен чыгарып), бер тәүлек суда тотып әзерли. Аның үз серләре җитәрлек.
Питрәчтәге энеләре Валерик белән Петяны, тутасы Тамараны да онытмый. Шәледә яшәүче улы Юра гаиләсенә дә, күчтәнәч итеп, гөмбә җибәрә. Кәләй станциясендәге кызы Надя да әнисе тозлаган гөмбәләрне ярата. Миңа да арта, буш калдырганнары юк.
Любовь ИГНАТЬЕВА.
Әлмәт районының Кәләй авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев